Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар, мәктәпкә җыенырга сез дә ярдәм итә аласыз

    "Биргәннең арта", дигән бер әйтем бар халык телендә. Гадирәк итеп, игелек кылган кешенең малы да, акчасы да арта барыр, дип шәрехләп булыр иде әлеге әйтемне. Шулай булсын! Чөнки ярдәмгә мохтаҗ кешеләр тирә-юнебездә шактый, шуңа мөмкинлекләре булганнар аларга ярдәм итүдән беркайчан да туктамасын иде!

    Узган якшәмбе базарында районның социаль яклау бүлеге, китапханә хезмәткәрләре һәм мәктәп волонтерлары бергәләп "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе оештырдылар. Баланың беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүе, җәйге каникулдан килеп тагы бер класска алга китүе зур шатлык булса да, аны мәктәпкә җыендыру ай-һай бәяле шул хәзер. Мәктәп кирәк-яракларын сатып алу әти-әнинең кесәсенә шактый суга. Ә бит бөтен кешенең дә кереме бер төрле түгел. Янәшәбездә генә күп балалы, аз керемле гаиләләр, ялгыз әниләр дә җитәрлек. Менә шундый гаиләләргә ярдәм йөзеннән оештырылды да инде бу акция. Пыяла тартмага кемдер хәленнән килгәнчә акча салды, кемдер мәктәп кирәк-яраклары алып бирде. Базардагы сатучылар да бу игелекле эшкә үз өлешен кертергә ашыкты. Чувашия Республикасы Комсомол районында яшәүче Гөлфия Низамованың Кайбычка беренче тапкыр гына килүе икән әле. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе турында ишеткәч, ул бик шатланып кызлар өчен мәктәп формасы бирде, ә аның ире акчалата ярдәм күрсәтте. Менә шулай тамчыдан күл, аз-азлап кирәк-ярак җыелды ул көнне.
    "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе 2007 елда башланып киткән иде. Ул чакта, безнең киләчәк - балаларда, шуңа күрә аларның тигез хокук­лы булып үсүе, белем алу өчен уңай шартлар белән тәэмин ителүе мөһим, дип Татарстан Президенты аз керемле гаиләләргә нарасыйларын мәктәпкә әзерләүдә ярдәм итеп торырга карар кылган иде. Быел да бу башлангыч дәвам итеп, беренче сыйныфка баручы балаларны сөендерәчәк әле. Мәктәпкә барганда аларның һәркайсы уку-язу әсбаплары тутырылган өр-яңа букча белән бүләкләнәчәк. Кайбычта да мондый акцияләр кабат узачак. Чөнки, нинди генә гаиләдә яшәмәсен, һәр нәни йөрәкнең матур итеп киенеп, мәктәпкә балкып барасы килә! Сезнең дә әлеге акциягә кушылу мөмкинлегегез бар, райондашлар. Үзегез беләсез, саранның - тарта, биргәннең арта...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: