Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар Мордовия Республикасында Сабантуй үткәреп кайтты. Бәйрәм репортажы

    Мордовия Республикасына, Ләмбрә районына Сабан­туе­на барабыз дигәч, күңелдә мең төрле уй бөреләнде. Мордва җирендә татар бәйрәме ничек уза икән? Татарлар күп яшиме, ни белән шөгыльләнәләр? Безне ничек кабул итәрләр? Алгарак китеп булса да, шуны әйтим: кайбычлыларны Ләмбрәдән җибәрәселәре килмәде. «Әйтерсең лә, бүген Татарстан бер генә көнгә Мордовиягә күчте, без үзебезне...

    Кичке сәгать уннар тирәсендә зур колонна белән - 18 машина, зур автобуста сиксәннән артык кеше - җитәкчеләр, үзешчәннәр, спортчылар, аш-су осталары, сәүдә оешмалары хезмәткәрләре белән бергә кузгалдык юлга. Кайбыч белән Ләмбрә арасы дүрт сәгатьтән артыграк юл дисәләр дә, сәфәребез озаккарак сузылды. Машиналар үзебездәге асфальт юллардан җилдереп барды барды да, бераздан тизлекләрен киметергә мәҗбүр булдылар. Тигезле-тигезсез тар юллардан ашыгып баруның файдасы юк шул. Ә инде яхшы асфальт юлга килеп чыккач, шатлыктан кул чабып куючылар да булды. Төнге караңгы юлда ак машинасында юл ярып барган район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев колоннаны адаштырмыйча мордва җиренә вакытында алып барып җиткерде. Юл аралыгын сизмәдек тә диярлек: автобуста гармун тавышы, җыр, уен-көлке бер дә тынып тормады. Юл ардырды дип тормадылар, килеп җитүгә үк, шатерларны кора башладылар, товарларны урнаштырдылар. «Заман» кафесының уңган пешекчеләре бәйрәм табыны әзерләргә кереште. Кайбыч икмәк пешерү комбинаты, Мәлки кулланучылар җәмгыяте, "Березка" кафесы яныннан сатып алучылар өзелеп тормады. Подберезьедан "Родина" хуҗалыгы үзләре җитештерүче товарларны тәкъдим итте.
    Ләмбрәдә республикакүләм Сабан туе Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев исемендәге үзәк аэроклуб территориясендә милли-фольклор бәйрәм буларак уникенче тапкыр уза икән. Дөрес, баштарак ул ипподромда, хакимият бинасы каршындагы паркта оештырылган. Мордовиядә яшәүче 50 меңгә якын милләттәшебезнең унөч меңе төрле милләт вәкилләре белән берлектә әлеге төбәктә гомер кичерә. Хуҗалыкларда игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнәләр, ике кошчылык фабрикалары бар.
    Иртәнге сәгать тугыздан сәүдә гөрли башлады. Ә көндезге сәгать унбердә Сабантуй үзе башланып китте. Мордовиядә яшәүче төрле милләт вәкилләренең бердәм булып яшәүләрен күрсәтүче җырлы-биюле театральләштерелгән тамашадан башланып китте ул. Тамашадан соң, Мордва Республикасы Дәүләт Җыены рәисе Владимир Чибиркин, аның урынбасары, "Якташлар" җәмгыяте рәисе Рафаэль Аширов, Ләмбрә районы башлыгы Шамил Давыдов халыкны бәйрәм белән котлады, хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар. Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Сабантуй белән котлавын татар һәм рус телләрендә җиткерде.
    - Татарстанны белүегез, татар халкын хөрмәт итүегез өчен сезгә тирән рәхмәтебезне белдерәм, - диде Альберт Илгизәрович. - Мордовиядә яшәүче татарлар биредә телебезне һәм динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап матур гомер кичерә. Республикалар, илләр арасындагы дуслык алга таба да дәвам итсен. Бүгенге көндә бу аеруча мөһим.
    Дәүләт Җыены рәисе Владимир Чибиркин сәламләвен татар, мари, рус телләрендә башлады:
    - Хезмәт кешеләрен, игенчеләрне берләштерүче әлеге бәйрәм безнең республикада рәсми бәйрәм булып санала. Республика башлыгының Сабантуй үткәрү турындагы Указы да бар, - диде ул. -Бүгенге Сабантуйда татар, рус, мордва украин халыкларының тормышын чагылдырган йортларны карадык. Ләмбрә районында украиннар яшәүче Лопатино хуторында кунакчыл, эшчән кешеләр яши. Республикабызда йөздән артык милләт вәкиле гомер кичерә. Алар Мордовиягә генә түгел, ә бөтен илебезгә дус-тату яшәүнең матур үрнәген күрсәтә. Мордовия, Татарстан, башка төбәкләрнең менә шундый дуслыгы Россияне көчле дәүләт итә. Бүген безгә кунакка Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсеннән дә делегацияләр килде. Бу төбәкләр, безнең кебек үк, инде менә ничә еллар буена Россия бөек ил булсын өчен тырыша.
    Сабантуй кунаклары русларның "Деревенька", Украиннарның "Хуторок", мордваларның "Велень кудо", татарларның "Туган авылым" дип исемләнгән йортларын карады. Кошман авыл җирлеге йортында кунак булучылар юкадан да авыз итте. Район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова җитәкчелегендә чыгыш ясаган мәдәният хезмәткәрләре, район яшьләре иң матур җыр-бию­ләрен бүләк итте.
    Бәйрәмдә халык уеннары гөрләде, парашютчылар сикерде, мотоциклларда узыштылар. Милли көрәштә Кече Мәмедән Владимир Токсаров, билбау көрәшендә алты тапкыр дөнья чемпионы булган Евгений Строгановка гына җиңелеп, икенче урынга чыкты. Олы Кайбычтан Марсель Сәйфуллин, яшүсмерләр һәм спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин үз үлчәү авырлыкларында икенче-­өченче урыннарны алды. Гер күтәрүдә Олы Кайбычтан Гөлинә Габдрахманова җиңүче булды, ә Тимур Яруллин кул көрәшендә өченче урынны яулады.
    - Туган яклар җылысын алып килгән өчен бик зур рәхмәт сезгә, - диде шушы төбәктә яшәүче Равилә Карабанова. - Минем әнием Буа ягыннан, монда килен булып төшкән. Без Казанны яратабыз, телевизордан да гел Татарстан тапшыруларын карыйбыз. Монда яшәүче татарлар арасында эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр күп. Халкыбыз дини кануннарны үтәп яши, менә хәзер уразага керергә торабыз.

    Ләмбрә Сабантуенда иң күзгә ташланганы - хәмернең бөтенләй сатылмавы, бер эчкән кеше дә юк иде. Ә иң гаҗәпләндергәне -берничә хатын-кызның мәйданга ташлап калдырылган чүп-чарны даими җыеп йөрүләре. Безгә дә үрнәк алыр­лык күренеш­ләр, әйеме?!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: