Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар Санкт-Петербургтан нинди бүләк алган?

    23-26 июль көннәрендә Казанда Санкт-Петербург көннәре үтте. Нива ярлары буена урнашкан данлыклы шәһәр, белгәнебезчә, Бөек Ватан сугышы елларында камалышта калган.

    Санкт-Петербургтан килгән делегация сугыш елларында камалышта калган татарстанлыларга бүләк тә алып килгән. Шәһәр символы төшерелгән сәгать һәм тәмле күчтәнәчкә ия булучылар арасында кайбычлылар да бар. Бездә Ленинград камалышында калган ике ветеран - Олы Кайбычтан Хәдия Вәлиева һәм Симәкидән Тәскирә Латыйпова яши. "Ленинградны саклаган өчен" медале белән бүләкләнгән ветеран Николай Шадрин Олы Подберезьеда гомер итә. Алар төньяк башкаладан килгән бүләкләргә шат булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: