Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар Сарманга барды

    Бүген Сарман районында "Белем бирү процессын нәтиҗәле тормышка ашыруның төп шартларыннан берсе буларак, укучыларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү" дигән темага республика семинар-практикумы үткәрелде.

    Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре, республика районнары мәктәпләре директорлары, аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, психологик-педагогик, медицина-социаль үзәкләре җитәкчеләре, психолог-педагоглар катнаштылар. Алар арасында Кайбыч районы мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин һәм психолог Людмила Федотова да бар иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: