Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар савым сыерлары һәм кәҗәләре өчен субсидия алачак

    Авылларда терлек баш санын саклап калу максатында, быел да дәүләт ярдәме каралган.Татарстан Министрлар Кабинетының махсус күрсәтмәсе нигезендә, бер баш савым сыеры өчен 3 мең сум субсидия биреләчәк.

    Соңгы елларда халык арасында кәҗә асраучылар аеруча да артып китте. Алар өчен дә сөенечле хәбәр - бер баш ана кәҗәгә һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиенә дәүләттән 1000 сум акча каралган. Субсидия алу өчен авыл җирлекләренең башкарма комитетларына гариза язып тапшырырга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: