Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар сайлау алдында: дарумы, акчамы?

    1 октябрьгә кадәр нибары ике ай калды. Ә аннан соң пенсия фондына 2015 елда социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарту яисә аннан файдалана башлау турында гариза язырга мөмкин булмаячак. Социаль пакет турында гаризаны бүгеннән үк язырга кирәк.

    Август-сентябрьдә пенсия фонды идарәсендәге клиентлар белән эшләү хезмәтенең ишеге төбенә алма төшәрлек урын булмаган еллар да бар иде. Чөнки кайсыбер кешеләр, бу эшне соңгы көнгә калдырып, үзләренә дә, пенсия фонды хезмәткәрләренә дә мәшәкать тудыра. Киләсе елда акча яисә соцпакет аласыларын хәл итәр өчен су буе чират торучылар күп булды. Чөнки моңа кадәр гаризаны ел саен бирү мәҗбүри иде. Ә инде, 2009 елдан башлап, бу мәсьәләдә хәл үзгәрде, хәзер исә гаризаны ел саен язуның кирәге юк. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланасыңны, яисә акчалата аласыңны бер хәл иткәннән соң, озын чиратларда торып иза чигәргә кирәкми. Пенсия фондына гариза хәзер бары ике очракта гына бирелә: беренчесе - карарыңны үзгәрткән очракта, икенчесе - социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалана башлау хокукына яңа гына ия булсаң.

    Социаль пакет дип йөртелүче әлеге хезмәтләр җыелмасына нәрсәләр керүен тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Болар - табиб (фельдшер) рецепты буенча дарулар белән тәэмин итү, медицина күрсәтмәләре булган очракта - шифаханә-курортларда дәвалану, шәһәр янындагы тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук дәвалану урынына бушлай барып кайту. Әлеге ташламаларга ия булган кешеләр бу хезмәтләрдән тулысынча да, аерым-аерым да файдалана ала.

    Россия Пенсия фондының Буа шәһәрендәге идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлчәчәк Зиннурова белдергәнчә, социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукына ия булган федераль льготникларга - ветераннарның, инвалидларның, шулай ук инвалид балаларның; балигъ булмаган килеш фашизм концлагерларында тоткынлыкта булучыларның; радиация нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең аерым категорияләре керә. Хәзерге вакытта Кайбыч районында социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукына ия булган 1892 кеше бар. Шуларның 1292се социаль хезмәтләр җыелмасыннан - тулысынча, 7се - медицина хезмәтләреннән, 19ы - медицина хезмәтләреннән, шулай ук шифаханә һәм санаторий-курортларда дәваланудан, 49ы медицина хезмәтләреннән һәм транспортта бушлай йөрү ташламасыннан баш тарткан.

    Саннардан күренгәнчә, районыбызның ташламага ия булучы граҗданнарының зур күпчелеге (67,5 проценты) социаль хезмәтләр урынына акчаны сайлаган. Хәзерге вакытта тулы социаль пакетның бәясе 881,63 сум тора. Медикаментлар белән тәэмин итү 679,05 сум, шифаханә һәм курортка юллама 105,05, шәһәр читендә йөрүче тимер юл транспортында йөрү 97,53 сум. Дөрес, 881 сумга әллә никадәр дару сатып алып булмый, шулай да кайчагында кеше кинәт кенә авырып китәргә һәм кыйммәтле дарулар кирәк булырга мөмкин.

    Бу хакта Кайбыч район үзәк сырхауханәсенең дәвалау эшләре буенча урынбасары Гөлнара Сафиуллина да сөйләде:

    - Бөтен җирдәге кебек үк, кызганычка, бездә дә яман шеш авыру белән чирләүчеләр бар. Мондый чирне дәвалау бик кыйммәткә төшә. Даруның бер кабы гына да 40-50 мең сум тора. Авыру кеше мондый бәягә ул даруларны ничек сатып ала алсын?! Күптән түгел генә шундый бер хәл дә булды. Сырхауханәдә эшләүче бер хезмәткәр яман шеш белән авыручы ханымга ташламалы дарулардан файдаланырга тәкъдим иткән иде, ә тегесе шулкадәр дорфа итеп җавап бирде, нишләргә икәнлекне үзе белә, янәсе. Ә чир бит ул шундый нәрсә - бүген авыруның хәле ярыйсы кебек булса да, иртәгә кинәт кенә начарланып китәргә мөмкин. Гаризаны елга бер генә мәртәбә язып булганлыктан, соңыннан, кирәк була калса, киләсе елның 1 октябренә кадәр үзгәртеп булмаячак. Мисалга, гипертоник чирләрне дәвалау артык кыйммәткә төшмәсә дә, әйтик, инсульт була калса, бөтенләй үзгә төрле терапия кирәк. Бу очракта инде кыйммәтле даруларсыз котылу мөмкин түгел. Өлкән яшьтәге бер апаның авыруы, мәсәлән, 1 октябрьдән соң гына ачыкланды. Ул да ташламаны акчалата алырга гариза язган булып чыкты. Авырый башлагач бушлай дару алырга бик теләсе дә, үзгәртеп булмады.

    Хәзерге вакытта яман шеш белән районда 248 кеше исәптә тора. Шуларның 37се ташлама урынына акча ала. Авыруларның хәле, берүк, яхшы гына була күрсен, тик чирнең теләсә кайчан кискенләшеп китүе бар, ташламага ия булучылар шуны онытмасын иде.

    Гөлнара Сафиуллина әйтүенчә, ташламага хокукы булган кешеләр даруларны соцпакетның тулы бәясенә язып бирүләрен сорыйлар икән. Ләкин бу мөмкин түгел. Табиб тагын шундый мисал да китерде. Берәүдә бөер эшчәнлеге белән бәйле хроник чир ачыкланган. Әлегә кадәр ул социаль пакетны акчалата ала торган булган, моннан соң инде ташламадан файдаланачак. Чөнки аңа кирәкле дарулар гаять дәрәҗәдә кыйммәт тора.

    - Шушы көннәрдә генә без 2015 елның беренче яртысында ташламалы шартларда таратыла торган медикаментларга заявка бирдек. Анда 3 миллион 380 мең сумлык дару кертелгән, - диде баш табиб урынбасары. - Узган елдагы белән чагыштырганда, социаль җыелмалардан файдаланучылар саны 71 процент тәшкил итә. Узган ел ул 67,5 процент булган. Әлеге саннар бу мәсьәләдә кешеләрнең җитдирәк уйлана башлаулары турында сөйли. Ә уйларга вакыт аз калып бара.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: