Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар табигать саклау законнарын бозу турында оператив хәбәр итә алу мөмкинлегенә ия

    Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтыннан алынган хәбәргә караганда, табигать саклау законнарын бозу турында оператив хәбәр итә алу мөмкинлеге һәр татарстанлыда булырга тиеш. Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елында законсыз чүплекләр турында, файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару, су объектларына керү мөмкинлеген чикләү, сулыкларга, туфракка пычрак матдәләр ташлау, атмосфера һавасын пычрату...

    Кайнар элемтәнең (843)267-68-67 телефоны, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы, интернет кабул итү http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm, "Халык контроле" Дәүләт мәгълүмати системасы, "Мәктәп экопатруле" мобиль кушымтасы элеккечә эшли. Болардан тыш, табигать саклау законнарын бозу турында, бозу очрагын фото яки видеода теркәп, оператив мәгълүмат биргән гражданнарга акчалата түләү дә бар. 2016 елда табигать саклау законнарын бозу турында республика халкыннан 10 меңнән артык хәбәр килгән. Бу закон бозучыны "кайнар эз буенча" ачыкларга мөмкинлек бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: