Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар, Татарстан халкы дәүләт хезмәтләрен, түләүләрен интернет аша башкару күпкә уңайлы

    Татарстан халкы дәүләт хезмәтләрен, түләүләрен интернет аша гына башкарырга ияләшеп китте. Яхшы әйбергә тиз ияләшәсең, дип белми әйтмиләр шул. Дәүләт хезмәтләре порталы аша торак-коммуналь хуҗалык түләүләрен генә түгел, штрафларны да түләп була. Шулай ук, интернет аша Россия Эчке эшләр министрлыгы карамагында булган төрле дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин.

    Билгеле булганча, кая да булса эшкә урнашыр алдыннан, җинаять җаваплылыгына тартылу-тартылмавың турында белешмә булу шарт. Моңарчы ул район полиция бүлегенә килеп гариза язганнан соң гына бирелә иде. Хәзер исә, мондый төр белешмәгә ихтыяҗ туа калса, район үзәгендә урнашкан күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә, яисә www.gosuslugi.ru порталы аша электрон вариантта гариза бирергә мөмкин. Порталда теркәлү буенча мәгълүмат Кайбыч муниципаль районы порталында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлекчәсендәге төркемчәдә урнаштырылган. Сез gosuslugi.ru порталында теркәлү үткәннән соң, киләчәктә транспорт чараларын, утлы коралларны теркәү өчен дә бу порталда электрон гариза бирә аласыз.
    Гариза электрон юл белән бирелгәндә, кыска вакыт аралыгында каралып, җавап тизрәк килә.

    ОООООООООООООООООООООООООООООООООО

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: