Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар терлек азыгы хәзерләүгә кереште

    Районыбыз хуҗалыкларында елдан-ел мал санының баш саны арта бара. Димәк, терлек азыгын да һәр малга кыш чыгарлык күләмдә хәзерләү шарт. Шуны истә тотып, агрофирмаларда печән хәзерләү, сенаж салу эшенә керештеләр. Бу эшне беренчеләрдән булып "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче икенче һәм өченче филиалларында башладылар. Соңгы вакытта явып үткән яңгырлар күпьеллык...

    Районыбыз хуҗалыкларында елдан-ел мал санының баш саны арта бара. Димәк, терлек азыгын да һәр малга кыш чыгарлык күләмдә хәзерләү шарт. Шуны истә тотып, агрофирмаларда печән хәзерләү, сенаж салу эшенә керештеләр.

    Бу эшне беренчеләрдән булып "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче икенче һәм өченче филиалларында башладылар. Соңгы вакытта явып үткән яңгырлар күпьеллык үләннәргә күтәрелеп китәргә бик яхшы булды. "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалына караган Мөрәле бүлекчәсендә бүген сенаж сала башладылар. Берничә көн элек урылган яшел массаны Илһам Низамиев "Ягуар" комбайнында туратып "КамАЗ"ларга төяп җибәрә. "КамАЗ" автомобилләрендә Мөдәрис Шаһивәлиев, Илгиз Габитов, Әгъзам Тәһәвиев, Альберт Абдрахманов, Илшат Мифтахов сенаж базына ташып тора. Сенаж базында яшел массаны таратып, тыгызлап торуда "Фенд" тракторында сменалап Дмитрий Павлов һәм Виталий Иванов эшли.

    - Базга салынган яшел массаны технология буенча тәүлек әйләнәсе тыгызлап торырга кирәк. Шуңа бу эшкә ике сменага ике тракторчы куелды. Бер базга барлыгы бер мең тоннага якын сенаж сыя. Без аны ике-өч көн эчендә тутырып, томаларга тиеш, - диде җәмгыять директоры урынбасары Александр Тутаев.

    Бүгенге көнгә район буенча барлыгы 700 тонна печән, 3000 тонна сенаж, 60 тонна яфраказык хәзерләнде инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: