Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар, ут белән сак булыгыз!

    Яз-җәй айларында, гадәттә, янгыннар еш күзәтелә. Моның төп сәбәбе - янгыннан саклану кагыйдәләрен төгәл үтәмәү. Узган еллардагы тәҗрибә күрсәткәнчә, йорт тирәсендә, башка корылмалар янында коры үлән, чүп-чар, салам яндыру еш кына янгыннарга китерә.

    Яз көне бөтен җирдә дә өмәләр башланып китә, санитар чистарыну буенча игълан ителгән икеайлык вакытында бакча участокларында эш башлана. Коры үлән янудан ялкын телләренең йорт-сарайларга күчү ихтималы бар. Күкерт кебек кабынып киткән коры үлән җил белән санаулы секундларда агач корылмаларга күчә. Янгыннарны сүндерү өчен бик күп акчалар тотыла. Коры үләнгә сүндерелмичә ыргытылган шырпы яисә тәмәке төпчеге берничә секундта янучы келәмгә әйләнә. Бу чорда балаларның ут белән уйнавы да янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләренә күп мәшәкатьләр тудыра. Шуңа күрә, язгы-җәйге чорда аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Һәр йорт янында су тутырылган савыт яисә ут сүндергеч булсын. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре чүп-чарны махсус билгеләнгән урыннарда, биналардан, корылмалардан 50 метр ераклыкта һәм контроль астында яндыруны күздә тота.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: