Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар “Яшь вәгазьче” бәйгесендә катнаша ала

    Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин республикада "Яшь вәгазьче" бәйгесе үткәрелүе турында хәбәр итте. Ул анда кайбычлыларны да актив катнашырга чакыра.

    Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 15-35 яшькә кадәргеләр арасында үткәрелүче әлеге бәйгедә катнашу өчен 10 декабрьгә кадәр үзегез язган вәгазьләрне Кайбыч мөхтәсибәтенең электрон почтасына" (kaybickiy_muxtasibat@mail.ru) җибәрергә кирәк. Бәйгедә катнашучыларның барысын да бүләкләр көтә, ә беренче-икенче урыннарны яулаучыларның вәгазьләре республика конкурсына җибәрелә. Бәйге шартлары һәм номинацияләре белән сез Кайбыч мөхтәсибәте сайтында тулырак таныша аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: