Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар язгы ташуга әзерме?

    Урамдагы үзгәрешләрне сизәсезме? Яз килә! Тыштан керәсе дә килми: күңелле, рәхәт. Язның беренче хәбәрчеләре - кара каргалар да кайтты. Тирә-юньдә тормыш кайный башлады.

    Тик яз әле ул җиһанга яңа сулыш өрү белән бергә борчу-мәшәкатьләр дә алып килә. Ташу белән бәйле хәлләр ел саен булып тора. Су басу куркынычы янаган урыннар безнең районда да бар. Мәсәлән, Мәлки, Федоровское, Борындык, Кече Мәме, Турминский авылларында су басу ихтималы булган урыннарда яшәүчеләр һәр язны борчылып каршы ала. Әлеге торак пунктларга районыбыз территориясеннән агучы Бәрле, Гөбенә, Ырым һәм Зөя елгаларыннан куркыныч яный. Соңгы елларда зур су басу очраклары күзәтелмәсә дә, табигатькә ышаныч юк. Яз кояшы карый башлауга ук халык бәрәңге базы, йорт тирәләрен чистартып, каралты-кура башларындагы карны төшерергә тотына. Су басу ихтималы булган авыл җирлекләре белән дә элемтәгә кердек. Алар, гадәттә, саклык чараларын көздән үк күрә башлый.

    - Бездә су басу куркынычы булган зонага Борындык керә. Авылны 1979 елны бик нык су баскан булган. 2010 елны бераз куркытып алса да, соңгы елларда ташулар тыныч узды. Һәр елны бер төрле булыр дип, гарантия биреп булмый, әзер булырга кирәк. Кыш көне агач-куакларны кистек, шушы көннәрдә су агар өчен канау казырга җыенабыз, - диде Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев.

    Әйе, көтелмәгән хәлләргә әзер торырга кирәк. Шуңа күрә дә язгы ташуга әзерлек - бүген көн үзәгендә торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы эшчеләренең дә бу көннәрдә эше тыгыз. Алар район үзәгендәге юллар аша салынган су торбаларын кардан чистарта. Экскаватор балалар сәнгать мәктәбе янында канау казый иде.

    Елгалар ачылырга әле вакыт булса да, ташу төшәр көннәр җитә. Быел яз артык соңга калырга охшамый. Шулай да синоптиклар республика халкын хафага төшмәскә чакыра. Ташу карның ничаклы булуына түгел, нинди тизлек белән эрүенә, елгалардагы боз катламына, туфрактагы туңның тирәнлегенә дә бәйле.

    Яз көне тагын бер куркынычны истә тотарга кирәк. Ястык калынлыгы булса да, язгы бозга ышанма, дисәләр дә, боз астына китеп һәлак булучылар елның-елында очрап тора. Бу бигрәк тә балыкчыларга кагыла. Көтелмәгән бәла килеп чыкмасын дисәгез, бозга кермәгез. Бу чорда бигрәк тә балаларны сакларга кирәклеген онытып җибәрмик. Шулай ук Идел аша ике боз кичүе дә ябылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: