Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлыларга хисап тапшыру чоры җитте

    Пенсия фондының Кайбыч районындагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр иткәнчә, 1 апрельдән эш бирүчеләрдән 2015 елның 1 кварталына бердәм формада хисаплар кабул ителә башлады.

    Отчет формасы мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләштерү буенча исәпләнгән һәм түләнгән взнослар нигезендә хисап бирүне, һәрбер иминиятләштерелгән затның шәхси персональләштерелгән исәбен алуны һәм оештыруны үз эченә ала. Язмача хисап бирүнең соңгы көне - 15 май, электрон формада - 20 май. Кабул итү графигы Россия Пенсия фонды сайтында бар. Хисап тапшыру графигы срокларын бозучыларга штраф каралган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: