Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлыларга иртәгә утны бер сәгатькә сүндереп торырга киңәш итәбез

    28 мартта Кайбыч районында яшәүчеләр дә халыкара "Җир сәгате" акциясендә катнаша ала.

    Әлеге акция ел саен Дөньякүләм кыргый табигать фонды тарафыннан үткәрелә. Аның максаты- халыка әйләнә-тирә мохитның экологик яктан пычрану проблемасы барлыгын искә төшерү. Акциягә кушылу өчен бу көнне кичке сәгать тугызынчы яртыда төп-төгәл 60 минутка утны сүндереп торырга кирәк. Бер сәгатькә электр энергиясен кулланмыйча торып, һәр кеше экологик проблемага битараф булмавын күрсәтә ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: