Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлыларның да тавышы мөһим!

    Яңа кәгазь акча банкнотларында Россиянең иң күренекле урыннары сурәтләнәчәк Казаннан символлар картасына бишәр мең тавыш җыйган Казан Кремле белән Казан (Идел буе) федераль университеты дә эләккән. Әлеге ике объект 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчаларда сурәтләнсен өчен, Россия Үзәк банкы үткәргән конкурста катнашыр­га чакырабыз.

    Тавыш бирү «Твоя-Россия.рф» сайтында бара. Конкурсның беренче этабы 28 июньнән алып 28 июльгә кадәр бара. Теләгән һәр кеше шәһәрнең берәр географик объектын һәм аңа охшаш дүрт символ тәкъдим итә ала. Биш мең тавыш җыйган вариант автомат рәвештә икенче этапка күчә. 5-30 августта үткәреләчәк икенче этапта «Иҗтимагый фикер» фонды, россиялеләргә кайсы символ охшавын ачыклау өчен, алты мең кеше арасында сораштыру оештырырга ниятли. Алар нигезендә ун фаворит шәһәр һәм аларның икешәр символы сайланып алына. Конкурс җиңүчеләре 5 сентябрь - 5 октябрь аралыгында узачак тавыш бирүнең соңгы этабында билгеләнәчәк.
    Республика халкы символлар картасына Казан федераль университеты рәсемен күрсәтүне дә тәкъдим итә. Әлеге идея белән чыгучылар, бу университетның брендын таныту өчен кирәк, дигән фикердә тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: