Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлыларны үз мәктәпләренә булышырга чакыралар

    Татарстанда, шул исәптән Кайбыч районында да, "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" республика акциясе старт алды. Аны Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм "Татмедиа" агентлыгы белән берлектә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә.

    Акциянең максаты-мөмкинлеге һәм теләге булганнарны үзләре белем алган уку йортына капиталь ремонт ясау һәм кабинетларны җиһазландыру өчен спонсорлык ярдәме күрсәтүгә җәлеп итү. Бу акция ел саен үткәрелә һәм анда кайбычлылар да актив катнаша. Чит җирләрдән Кайбычка килеп төпләнүчеләр дә үзләре яшәгән авыллардагы мәктәпкә булыша ала. Игелекнең чиге юк аның. Акция агымдагы елның 31 августына кадәр дәвам итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: