Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның 87 ел буена чиркәве булмаган авылында часовня ачылды

    Бер гасырга якын - сиксән җиде ел буена чиркәү-часовнясы булмаган Мәлки авылында, ниһаять, гөмбәзләре күккә ашкан гыйбадәт йорты сафка басты. Авылдашларын иманлы итү өчен Мәскәү шәһәрендә яшәүче якташлары - 93 яшьлек Валерьян Ильяков бик тырышкан: пенсиясеннән 600 мең сум акчасын төзелешкә җибәргән. Читтә яшәүче башка якташлары, авылдашлары ярдәме белән төзелде...

    Район үзәгеннән кайту юлында Мәлки авыл башында урнашкан часовняны ачу тантанасына Валерьян Ильяков үзе кайта алмаса да, туганнан туганы Павел Мәскәүдән кайткан иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хәйриячелек үрнәге күрсәткәне өчен олы йөрәкле Бөек Ватан сугышы ветераны Валерьян Ильяковка аның аша тирән рәхмәтен белдерде. Казанда яшәүче икенче изге күңелле авылдашлары - буровой мастеры Николай Кошкин адресына да җылы сүзләр күп яңгырады бу көнне.
    - Төзелешкә кулдан килгәнчә булыштым, часовняның купол - гөмбәзләрен дә мин эшләдем, - диде ул үзе. - Моңарчы андый эшкә тотынганым юк иде, тырышкач, яхшы килеп чыкты. Әнием Тамара Васильевна да тантанага килде. Ул озак еллар буена укытучы булып эшләгән Анастасия Томлеева белән бергә часовня төзелеше өчен авыл халкыннан акча да җыеп йөрде.
    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, халыкны шушы яңарыш көне белән котлап, часовняның ишек­ләре гел ачык торсын иде, дигән теләген җиткерде.
    - Мәскәүдән, башка төбәкләрдән часовня ачу тантанасын күрергә дип махсус кайтканнар. Ә Мәлки кебек зур авылда яшәүчеләр азрак килгән. Часовня ачканда да килмәгәч, моны ничек дип аңларга була инде? - диде ул. - Киләчәктә авыл халкының рухи яңарыш юлына басачагына ышанам. Әлеге Аллаһы Тәгалә йорты күңелләрегезне сафландырсын. Ил-көннәребез тыныч булсын, сугыш афәтләрен күрергә язмасын. Шундый матур шатлыклы көн белән барыгызны да котлыйм, часовня төзелешенә өлеш кертүчеләрне Ходай үзе дә зурласын.
    Альберт Рәхмәтуллин да, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов та часовня төзелешенә ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатларын тапшырды.
    "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе, шушы авылда яшәүче Александр Акрымов та әлеге часовняны ачу өчен тырышып йөргән кешеләрнең берсе. Ул Мәлкидә яшәүче керәшен татарларына Казан Епархиясенең 1899 елда Изге Арсений хөрмәтенә яңа чиркәү төзергә рөхсәт бирүләре турында газетабызда мәкалә дә бастырган иде. Мәскәүгә Ильяков янына барып, аңа район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырып кайтты, хәйрияче турында да мәкалә дә язды.
    - Бу часовня янындагы юлдан авылдашларыбыз бәби табарга да, армиягә дә китә, район үзәгенә, Казанга төрле эшләре белән юлга кузгала, соңгы юлга да шуннан озаталар, - диде Александр Акрымов. - Күңелебез гел ару булсын, Ходай безгә гел яхшы нияттә торсын.
    Авыл апалары, агайлары да шатлыгын уртаклашты.
    - Мин үзем шушы авылда туып-үстем. Кыш Канаш­та яшәсәм, җәйне авылда үткәрәм. Часовня халыкка озак хезмәт итсен, - диде 81 яшьлек Александра Макарова.
    Турминский чиркәвеннән Николай атакай Ермолаев, Кече Подберезье рухание Алексей Колесников часовняны аруландырды, дини йолаларны үтәде. Ә икенче көнне биредән авылның хөрмәтле кешесе, озак еллар комбайнчы булып эшләгән Иван Волковны соңгы юлга озаттылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: