Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның алдынгы савымчысы республикакүләм бәйгедә катнаша

    Әтнә районының "Мәңгәр" хуҗалыгы базасында 17-18 августта узучы республика бәйгесендә катнаша.

    Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге хуҗалыкта машина белән сыер саву осталарының 44нче республика конкурсын үткәрә. Анда Бәрлебешы фермасы савымчысы, республиканың атказанган терлекчесе Илгиз Борһанов Кайбыч данын яклый. Мул сөт саву остасы быел район күләмендә үткәрелгән конкурста беренче урынны яулаган иде. Республиканың һәр районыннан килгән савымчылар бәйге барышында теоретик сорауларга җавап бирәчәк. Ә практик өлешендә савым аппаратларын тизлеккә сүтеп җыячак, сыер савуда уңганлыкларын күрсәтәчәк

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: