Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы яшьләре конкурста катнаша ала

    Агымдагы елның 27 - 28 октябрендә Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» дип исемләнгән бәйге үткәрә.

    Бәйге «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» программасын гамәлгә ашыру кысаларында игълан ителгән. Ул иң яхшы яшь хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, шулай ук тармак хезмәтчәннәренең һөнәри осталыгын арттыру һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү максатында үткәрелә. Анда Татарстанның 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге югары яки урта һөнәри белемгә ия булган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре катнаша ала. Инженер-механик, зоотехник, механизатор, машина белән сыер саву операторларының, терлекче-бозау караучыларның эш стажы бер елдан да, ветеринария табиблары һәм агрономнарныкы өч елдан да, бухгалтер-экономистларныкы биш елдан да ким булмаска тиеш.
    Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
    - «Иң яхшы инженер-механик»;
    - «Иң яхшы агроном»;
    - «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы»;
    - «Иң яхшы механизатор»;
    - «Иң яхшы ветеринария табибы»;
    - «Машина белән сыер саву буенча иң яхшы оператор»;
    - «Иң яхшы зоотехник»;
    - «Иң яхшы терлекче-бозау караучы».
    Конкурс ике этапта уздырыла: теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик биремнәр буенча. Җиңүчеләр һәр номинациядә дипломнар һәм һәр номинациядә 1, 2, 3нче урын алучылар 10, 8, 6 мең сум күләмендә сертификатлар белән бүләкләнәчәк. Һәр номинациядә 1урынга лаек булган җиңүчеләр чит илгә һөнәри стажировкага бару мөмкинлегенә ия булачак. Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында дипломнар һәм 2000 сум кызыксындыру призы биреләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: