Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычның бию төркеме “Татарстан – безнең йортыбыз” фестиваленең гала-концертында чыгыш ясады

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткәрелгән "Татарстан - безнең йортыбыз" республика этномәдәни фестиваленең гала-концертында Кайбычның яшь талантлары да чыгыш ясады.

Әлеге фестиваль Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. «Безнең төп казанышыбыз -милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең ныклыгы, - диде Президент. - Татарстандагы иң төп юнәлешләрнең берсе - республикада яшәүче барлык милләтләрнең телләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерү." Әлеге концертта фестивальнең зоналарда үткәрелгән сайлап алу турларында җиңү яулаган иң көчле коллективлар чыгыш ясады. Безнең районнан мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова җитәкчелегендәге "Авыл денс" төркеменең "Кунакта" биюен тамашачылар алкышларга күмде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның бию төркеме “Татарстан – безнең йортыбыз” фестиваленең галаконцертында чыгыш ясады