Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИ турында хәбәр

    Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты хәбәр иткәнчә, БДИда катнашу өчен кирәкле фәннәрне сайлап, гаризаны 1 февральгә кадәр генә тапшырырга мөмкин.

    Тугызынчы сыйныф укучылары гаризаны 1 мартка кадәр язарга тиеш.
    Чыгарылыш сыйныф укучылары гаризаларын үзләре укый торган мәктәпкә тапшыра. Алдагы елларда мәктәпне тәмамлап, хәзер урта һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучылар гаризаны яшәү урыннары буенча мәгариф бүлегенә китерә. Алдагы еллар чыгарылышлары гариза тапшырганда үзләре белән паспорт, урта һөнәри белем алу турында аттестат яки диплом, ә урта һөнәри белем бирү йортында белем алучылар паспорт һәм көллияттә яки техникумда урта гомуми белем программасын үзләштерүләре турында белешмә алып килергә тиеш. Урта гомуми белем алу турында аттестат алу өчен рус теле һәм математикадан имтихан тапшыру мәҗбүри.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: