Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычны галимнәр өйрәнәчәк!

    Кайбыч төбәге күптәннән инде тарихны өйрәнүче галимнәрдә зур кызыксыну уята. Чөнки безнең яклар тиешенчә өйрәнелмәгән бер тарих ядкәре, серләре ачылмаган бер хәзинә әле ул. Менә безнең якларның да серләрен ачу сәгате сукты.

    Бу көннәрдә Казандагы Альфред Халиков исемендәге Археология институты директоры, Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрык телләре институты директоры Рамил Хәйретдинов, Кайбычка кайтып, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм төбәк тарихын өйрәнү җәмгыятенең Кайбыч бүлекчәсе җитәкчесе Рәмис Хәялиев белән очрашты. Анда галимнәр белән район җитәкчелеге арасында быелдан Кайбыч тарихын фәнни яктан өйрәнә башлау турында сөйләшү булды. Шулай ук Кайбыч районының төбәге туган як музеен оештыру, аны тарихи экспонатлар белән баету, археологик эзләнүләр үткәрү, районыбыз тарихын язу максаты да куелды. Берничә елга сузылачак бу тарихи эзләнүләрдә, галимнәр белән беррәттән, район халкы, төбәк тарихын өйрәнүче энтузиастлар да катнашыр дип көтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: