Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның хезмәт алдынгылары кемнәр?

    Утырышта хезмәт алдынгыларын да бүләкләделәр. Алар Кайбычның үсешенә саллы хезмәтләре белән зур өлеш кертте: Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин, "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше" өчен медале белән; "Ак Барс Кайбыч-1" җәмгыятенең («Заволжье») Кече Кайбыч авылындагы фермасы мөдире Рәшит Зиннуровка "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исем бирелде;...

    Утырышта хезмәт алдынгыларын да бүләкләделәр. Алар Кайбычның үсешенә саллы хезмәтләре белән зур өлеш кертте:

    Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин, "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше" өчен медале белән;

    "Ак Барс Кайбыч-1" җәмгыятенең («Заволжье») Кече Кайбыч авылындагы фермасы мөдире Рәшит Зиннуровка "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исем бирелде;

    "Ак Барс Кайбыч-2" җәмгыятенең ("Алтын кырлар") механизаторы Александр Любавинга "Татарстан Республикасының атказанган механизаторы" дигән мактаулы исем бирелде;

    Иске Чәчкаб мәктәбенең инглиз теле укытучысы Владимир Ларионов, Кече Мәме фельдшер-акушерлык пункты мөдире Мәүлия Туралевага Татарстан Президентының Рәхмәте белдерелде.

    Район финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова Татарстан Министрлар Кабинетының, Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатларына лаек булды.

    "Кайбычагрохимсервис" җәмгыятенең баш экономисты Гөлгенә Мифтахова, Хуҗа Хәсәндәге ферма мөдире Валентина Макарова Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәтенә лаек булды.

    "Ак Барс Кайбыч-2" җәмгыятенең Салтыйгандагы фермасы терлекчесе Геннадий Архипов, "Ак Барс Кайбыч-3"нең Иске Чәчкаб фермасындагы бозау караучы Мөршидә Низаметдинова Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

    Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин Татарстан Муниципаль берәмлекләре Советының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: