Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның “Миләшкәй” бакчасына йөрүчеләр балалар шагыйре турында белделәр

    Кайбыч балалар үзәк китапханәсендә балаларның яраткан шагыйре Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлына багышланган кичә үткәрелде.

    "Балачакка ешрак кайтыгыз" дип исемләнгән әлеге әдәби-музыкаль кичәдә Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче балалар катнашты. Алар Роберт Миңнуллинның шигырьләрен яттан сөйләде, ул шигырьләргә аппликацияләр дә ясап килгәннәр. Китапханәче апалары аларга шагыйрь турында бай мәгълүмат бирде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: