Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның торак-комуналь хуҗалыгы хезмәткәре зур бүләккә лаек булды

    Бүгенге тормышыбызны торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтчәннәреннән башка күз алдына да китерүе кыен. Нәкъ менә алар халыкны су белән тәэмин итә, системадагы аварияләрне вакытында бетерә, колонкаларны төзәтә, төзекләндерү-ремонт эшләрен башкара, урамнардагы контейнерларны бушата, канализация чокырларын чистарталар, ягъни, районның чисталыгы, экологик иминлек өчен тырышалар. Халкыбызга уңайлы булсын өчен әллә ничә төрле эш башкаралар,...

    Башкарган хезмәтләре яшәешебез өчен бик кирәкле булса да, алар турында матбугат битләрендә азрак язабыз кебек. Югыйсә, районыбызның торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр арасында үз эшенең осталары күп. Ассенизатор, ягъни канализация чокырыннан юынтык суларны, калдыкларны «ГАЗ-53» машинасында суыртучы Рияз Гайнуллин - әнә шундый уңганнарның берсе. Егерме елдан артык шушы өлкәдә эшләүче хезмәт алдынгысын быел "Татарстан Респуб­ликасы торак-коммуналь хуҗалыгы тармагының мактаулы хезмәткәре" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләделәр. Бу билге районда ике генә кешедә бар әле. Берсе - Рияз Харис улында, икенчесе - башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Илшат Габидуллинда. Бүләкне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин икесенә дә милли бәйрәмебез Сабан туенда бөтен халык алдында тантаналы төстә тапшырды. Әлеге күкрәк билгесе республикада 2016 елның декабреннән генә бирелә башлаган әле. Ул шушы тармак үсешенә сизелерлек өлеш керткән, бу өлкәдәге хезмәт стажы 15 елдан, ә оешма коллективында өч елдан да ким булмаган эшчәнлек өчен тапшырыла. Рияз Харис улының аңа кадәр дә бүләкләре булган инде. Район башлыгының, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе, Рәхмәт хатлары да бар.
    - Рияз Гайнуллин, чыннан да, безнең коллективта иң озак эшләүчеләрнең берсе. Хезмәтен яратып, белеп башкаручылар гына бер урында шулай озак эшли аладыр ул. Аның гаебе белән оешмаларда да, шәхси хуҗалыкларда да канализация чокырларының тулып, урамга агу очракларының беркайчан да булганы юк. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да вакытында хезмәт күрсәтә, - диде җитәкчеләре Рәмис Сафин. - Хезмәттәшләр арасында да абруй казана ул, авыл халкыннан да аның адресына дәгъва сүзләре ишетелгәне юк. Үзенә йөкләнгән эшне, зур җаваплылык тоеп, вакытында намус белән башкара.
    Ул үзе турында сөйләргә, мактанырга яратмый, бу минем өчен гадәти, көндәлек хезмәт, ди.
    - Халык эшебездән канәгать икән, без шуңа риза. Һәр эшнең үз җае бар. Үзем бу оешмада 1997 елдан бирле эшлим инде. Ә аңа кадәр, Олы Кайбыч мәктәбен тәмамлагач, хәрби комиссариат юлламасы белән, Яшел Үзән шәһәрендәге ДОСААФта шофер һөнәрен үзләштердем. Автомобиль йөртүче таныклыгы алып чыккач, 1979-1981 елларда Совет Армиясе сафларында, Ерак Көнчыгышта автобатта хезмәт иттем. Аннан кайткач, колхозда шофер булып эшләдем. Торак-коммуналь хуҗалыгына килгәч, баштагы елларда "КамАЗ" йөрттем, соңгы алты елда "ГАЗ-53" автомобилендә ассенизатор вазифасын башкарам. - Көненә биш-алтышар объектка хезмәт күрсәтергә туры килә, -диде ул.
    Гаиләсендә дә үрнәк ул. Тормыш иптәше Эльмира белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныклары бар. 85 яшьлек әниләре Мөслимә апа улы һәм килененең хөрмәтен, кайгыртуын тоеп гомер итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: