Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары Казанга хәйрия спектакле карарга бара

    Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен хәйрия спектакле күрсәтелә.

    Чарага Татарстан башкаласыннан һәм районнарыннан 300дән артык ветеран чакырылган. Алар өчен, Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча «Алтын көз» спектакле тәкъдим ителәчәк. Әлеге спектакльне безнең районнан ун кеше - Колаңгы, Борындык, Кошман һәм Мөрәле авылларында яшәүче тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары тамаша кылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: