Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның урак батырлары:бу юлы кемнәр?

    Урып-җыю эшләре тулы куәтенә дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 5 августка бөртеклеләрнең 43,6 проценты җыеп алынган. Бу көнгә 10921 гектарда ашлык урдырылган, 25127 тонна икмәк суктырылган. Бөртеклеләрнең һәр гектары уртача 23 центнер уңыш бирә.

    Алдынгы комбайнчылар:

    "Клаас-мега"да: "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалыннан ("Гөбенә") Альберт Лазерев (8754 центнер), икенче филиалыннан ("Алтын кырлар") Виктор Кашарин (8436 центнер), беренче филиалыннан ("Заволжье) Илгиз Габитов (8434 центнер).

    "Класс-Тукано"да: "Заволжье"дан Айрат Сафиуллин (8659 центнер), Николай Ситнов (5145 центнер).

    "Акрос"та: "Алтын кырлар"дан Айнур Сафин (6687 центнер), Альберт Шакиров (6420 центнер), Николай Кузенков (6232 центнер).

    "Нью-Холланд"та: "Гөбенә"дән Харис Хәбибуллин (7912 центнер), "Алтын кырлар"дан Валерий Савельев (7406 центнер), "Гөбенә"дән Иван Данилов (7276 центнер).

    "Дон-1500"дә: "Гөбенә"дән Леонид Батманов (5034 центнер), Леонид Блинов (4547 центнер), «Олы Колаңгы»дан Юрий Петров (3266 центнер).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: