Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның ял паркындагы фонтаннар “юынган”. Күрдегезме әле?!

    Кичләрен нәни кызым белән бергәләп Олы Кайбыч урамнарын әйләнергә яратабыз. Балага шулай бит ул, гел матур әйберләр турында мавыктырып сөйләсәң, ул тирә-юньне табигый рәвештә ярата, шул матурлыкка тартыла башлый.

    Безнең Кайбычта иң яраткан урыныбыз - ул ял паркы янындагы төсле фонтаннар. Эңгер-меңгердә кызым белән аларны еш күзәтәбез. Менә берсе кызыл төскә керде, кызыл - сарыга әйләнә, аннан яшелгә, зәңгәргә... Бала күңеле аны ниндидер нәни могҗиза, мавыктыргыч әкият итеп кабул итә. Йолдызларга атылып, тамчыларын без басып торган басмага чәчеп челтерәгән фонтаннар шулай итеп кичләребезне бизи. Ә бер кичне паркта төсле утлар югалган иде. Аптырашта калдык... Һи, җавабы икенче көнне үк табылды, фонтан тирәсендәге түгәрәк шарларны чистартырга алганнар икән! "Салават күпере" спорт комплексы хезмәткәрләре фонтан тирәсендә йөзеп йөргән алты шарны бик тырышып юганнар, чистартып куйганнар.

    - Ул шарлар пластик материалдан ясалган, аларга юшкын, пычрак утырган иде. Без шарларны бер көндә яхшы итеп чис­тартып куйдык, игътибар итсәгез, хәзер алар яктырып, тагы да матуррак булып яна башладылар, - диде Җәмилә Сәгъ­диева.

    Әйе, матурлыкны туды­рыр­га да, шул ук вакытта саклый да белергә кирәк шул. Ял паркына балалары белән килгән әти-әниләр шуны да истән чыгармасын иде: фонтаннар матур, әмма хәвефле. Әлеге корылмалар янында суга керү, кулларны суга тыгу катгый рәвештә тыела. Кечкенә балаларның фонтанда уйнауларына рөхсәт бирмәскә кирәк.

    Быелгы ел республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителгән иде. Су объектларын саклау һәм торгызу, су-биологик ресурслары, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының башка объектларын саклап калу, халык өчен уңайлы шартлар тудыру максатларында эшләнелгән гамәл бу. Әнә, безнең паркта да эшләр гөрли, күл тирәсен ямьләп агачлар утыртылды. Шәһәрчәләшеп барабыз, дип сөйләшә хәзер кайбычлылар. Әле Бәрле елгасы буйлап салыначак юллар, елга буенда ял зоналары оештыру планнары да бар җитәкчелекнең. Һәр нәрсәнең үз вакыты диләр бит, алары да булыр Алла боерса.

    Борын-борыннан, кешелек сулыклар янында яшәргә тырышкан. Чөнки су - ул безнең яшәү чыганагы. Кай­чак, берничә көнгә генә төрле сәбәпләр белән су бирүне туктатып торсалар да, ай-һай суның кадере ничек арта! Әле ярый безнең якта шифалы чишмәләр, су чыганаклары күп. Су - табигать байлыгы. Ә безнең бурыч табигать бүләге булган сулыкларны, елга-күлләрне саклап тоту, чүп-чардан арындыру, аларга карата мөмкин кадәр җаваплы булу.

    Фонтаннар иң беренче булып бакчаларны дымга баету чарасы буларак, Месопотамияда һәм Мисыр да барлыкка килгән. Әле кай­чан гына, җырлый торган Дубай фонтаннарын чынга ашкан әкият итеп сөйләү гадәте бар иде. Күрәсезме, вакыт ничек тиз ага, инде хәзер үзебезнең Кайбыч фонтаннары турында сөйләшәбез, үзебезнеке белән хозурланабыз.

    Безнең фонтаннар дәртле тамчылар ташкыны булып челтерәвен дәвам итә. Алар матур да, сокландыра да. Фонтаннар тавышында ниндидер әкият сихере, кичләр сере бар сыман...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: