Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның ясалма орлыкландыру технологы республика бәйгесендә катнашты

    Арча районының "Ак Барс" агрокомплексы базасында терлекләрне ясалма орлыкландыру технологларының республика бәйгесе узды.

    Анда Борындык фермасы технологы Мәдинә Миңгалиева һөнәри осталыкта көч сынашты. Мәдинә ханым узган ел Биектау районындагы "Элита" баш нәсел берләшмәсендә Европа технологиясе буенча эшләүче технологлар арасында узган республика бәйгесендә беренче урынны яулап, Татарстан данын Төмән шәһәрендә уңышлы яклап кайткан иде. Терлекчелек тармагында мәктәпне тәмалаганнан бирле эшли, ә технолог вазифасын 11ел башкара."Элита"ның Кайбычтагы җитәкчесе Нәгыймулла Сибгатуллин әйтеп узганча, әлеге бәйгедә дә, призлы урынга чыкмаса да, уңышлы чыгыш ясаган ул. Бәйгедә катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: