Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның яшь армиячеләр җитәкчесе укытучылар белән очрашты

    "Яшь армиячеләр" хәрби-патриотик җәмәгать хәрәкәтенең Кайбычтагы бүлеге оешуы, анда Олы Кайбыч, Олы Подберезье, Иске Тәрбит, Федоровское урта мәктәпләре отрядларының кабул ителеп, ант бирүләре турында газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде. Хәрәкәтнең Кайбыч районындагы бүлеге җитәкчесе итеп отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов билгеләнүе дә күбегезгә мәгълүмдер. Әле шушы көннәрдә генә ул «ЭКО»...

    16-17 декабрьдә Казанда Бөтенроссия "Яшь армиячеләр" балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәкара слеты узган иде. Анда Кайбыч районыннан Илһам Хөснетдинов һәм безнең җирлектәге дүрт отряд командиры катнаш­ты. Алар танк училищесында булдылар, хәрби техника белән танышты, Хәрби дан музеен карады. Очрашуда "Яшь армиячеләр"хәрәкәтенең республика районнарындагы бүлекләре җитәкчеләренә һәм отряд командирларына махсус формалар да бирделәр. Илһам Хөснетдинов чыгышын үзенә игътибарны әллә каян җәлеп итүче әнә шул форма белән таныштырудан башлады.
    - Кызыл берет, "Яшь армиячеләр" хәрәкәте логотибы төшерелгән шундый ук төстәге футболка, аксыл төстәге чалбар һәм аяк киеме, күкрәк билгесен районның барлык яшь армиячеләрендә булдыру планлаштырыла, - диде ул. - Узган ел без хәрәкәткә районның дүрт мәктәбеннән алтмышлап укучыны кабул иткән идек. Быел да дүрт мәктәптә - Чүти, Хуҗа Хәсән, Кошман һәм Олы Урсакта белем алучылар яшь армиячеләр сафын тулыландырыр дип ышанабыз. Теләге булган укучыларны хәрәкәткә кабул итә алабыз.
    Илһам Хөснетдинов педагог-оештыручыларны хәрәкәт алып барырга тиешле эшчәнлек, куелган таләпләр һәм тапшырылыр­га тиешле отчетлар белән дә таныштырды.
    - "Яшь армия" хәрәкәте эшчәнлеген оештыру һәм алып баруны тормыш иминлеге нигезләре укытучыларына гына аударып калдыру дөрес түгел. Бу өлкәдә бөтенебез бергә кулга кул тотынып эшләргә тиеш, - диде ул. - Хәрәкәтнең юнәлешләре - Татарстан һәм район тарихларын өйрәтү. Авыл фельдшерлары кимендә айга бер тапкыр укучылар, аерым алганда яшь армиячеләр белән медицина белеме дәресләре үткәрергә тиеш. Һәр отрядта санитарлар булу таләп ителә.
    Хәрәкәт җитәкчесе алда торган Әфганчылар һәм Ватанны саклаучылар көненә әзерлек һәм аларны үткәрү мәсьәләләренә дә тукталды. "Яшь армиячеләр" эшчәнлеге алып барылган һәр мәктәптә махсус бүлмә булырга тиешлеге һәм аларның тикшереләчәге хакында да әйтте.
    - Безнең төп максат - балаларга тиешле тәрбия бирү, начар гадәтләргә ияләшүләренә юл куймау, аларны чын мәгънәсендә туган илне яртаучылар итеп үстерү. Без аларның тәрбияле булып үсүләрен хәзердән үк кайгыртырга тиеш. Бу күпкә җиңелрәк, - диде Илһам Хөснетдинов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: