Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның яшь парламентарийлары белемнәрен арттырды

    Кайбычның яшь парламентарийлары 15-17 ноябрь көннәрендә Татарстан Дәүләт Советының Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзалары һәм хакимиятнең муниципаль вәкаләтле органнары депутатлары мәктәбендә укып кайтты.

    Әлеге укуларда Кайбычтагы яшьләр парламенты рәисе Алсу Миңнуллина, парламент секретаре Лилия Бикаева катнашты. Республиканың барлык районнарыннан килгән яшьләр алдында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының яшьләр парламенты рәисе урынбасары Мария Воропаева, яшь депутатлар чыгыш ясады. Яшьләр үз районнарында алып барылган эшчәнлекләре турында сөйләде, аларны борчучы мәсьәләләр буенча фикер алышты, киләчәккә бурычлар билгеләде. Очрашу Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында башланып китте һәм "Идел" яшьләр үзәгендә дәвам итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: