Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның яшь спортчылары Коломна шәһәренә уку-өйрәнү җыенына барып кайтканнар

    Бер эшкә тотынса, батырттырып тотына шул безнең халык! Әләй-сәләй генә йөрү юк. Спортның берәр төре белән шөгыльләнә башлыйлар икән, чемпион булганчы тырышалар, җыр-биюгә алыналар икән, республика күләменә чыкканчы сәхнәдән төшмиләр. Алга дөрес максат куеп эшләү нәтиҗәседер бу, минемчә.

    Узган елдан бирле бер хәлгә гаҗәпләнеп йөрим. Былтыр Мөрәле мәктәбендә укучы Илнур Сәйфетдинов тимераякта йөгерүдә төрле ярышларда беренчелеккә чыгып, бу спорт төре буенча Татарстан җыелма командасына керде! Иң гаҗәп­ләндергәне шул - безнең район җирлегендә тимераякта шуу буенча тренировкалар уздырырга махсус боз мәйданының булмавы һәм бу шартларда да Кайбыч егетенең республика күләмендә уңай нәтиҗәләргә ирешә алуы. Афәрин, Кайбыч спортчылары!
    Әгәр дөньякүләм танылган спортчыларның тормыш юлына күз салсаң, аларның күбесе зур спортка тырышып, тырмашып үзенә юл ярган, җиңү пьедесталына каршылыклы юллар аша килгән шәхесләр. Бу урында гимнастка Лариса Латынина, тимераякта шуу остасы Ольга Фаткулина исемнәрен генә атау да җитәдер. Чын җиңү - тозлы тир аша гына киләдер ул. Киләчәктә үзен спортка багышлаган һәркем бу юлны узарга әзер булырга тиеш!
    Әле күптән түгел генә Илнурның тренеры Фрат абый Җиһаншин белән аралашкан идек. Тимераякта шуу белән шөгыльләнгән кызлар-егетләр тормышыннан шактый яңалыклар белдек. Алар хәтта җәй көне дә тренировкаларын туктатмаган! Олы Кайбыч мәктәбе янындагы стадионда роликларда йөргәннәр, Буа шәһәренә барып бозда йөгереп кайта торган булганнар. Чөнки үзеңне һәрвакыт дөрес физик формада тоту мөһим! Көз көне Мәскәү өлкәсендә урнашкан Коломна шәһәренә уку-өйрәнү җыенына да барып кайтканнар. Коломна шәһәренә Фрат абый үзенең өч укучысын - Илнур Сәйфетдинов, Алмаз Тимершин һәм Карина Җиһаншинаны алып барган.
    Бозда шуу өчен шулай ерак барырга кирәкмени дигән сорау туар сездә. Кирәк икән шул, зур ярышларда катнашу өчен озын бозда шуып шөгыльләнү мөһим. Ә мондый тимераяк­та шуу өчен махсус төзелгән 400 метрлы ябык боз сарае Россиянең өч кенә шәһәрендә бар: Мәскәүдә, Чиләбедә һәм Коломнада.
    -Укучыларга монда бик ошады, - ди Фрат абый. - Бозга чыкканчы 45 минут разминка, сәгать ярым бозда, аннан тренажер залында шөгыльләндек. Без барганда Россия җыелма командасының тренировкалары да шушы боз­да уза иде. Аларның ничек шөгыльләнүләрен карап тору үзе бер мастер-класс булды. Юниорлар ярышын карадык, алар белән бергә тренировкаларда булдык. Балалар өчен бу искиткеч тәҗрибә булды. Аларның хәтта кайтасы да килмәде.
    Тренировкалар уздырудан кала, кайбычлылар Коломна шәһәрендә Мәскәү өлкәсе беренчелегенә багышланган ярышта катнашалар. Архангельск, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдән килгән 15 команда арасында чыгыш ясый безнекеләр. Башка командалар бу бозда инде 1 августтан ук шөгыльләнә, ә безнекеләр бер атна шуып караганнан соң ук ярышка чыгарга курыкмыйлар. Һәм үзләре өчен шактый югары нәтиҗәләр күрсәтәләр! Карина икенче яшүсмерләр разряды ала, Алмаз да икенче яшүсмерләр разрядына күтәрелә. Ә Илнур, мастерлар белән ярышып, үзенең результатын раслый. Ә беркөнне, инде кайтып китәр алдыннан киенү бүлмәсендә тимераякта йөгерү буенча дөнья чемпионы Павел Кулежников белән очрашалар алар. Бергәләп фотога да төшәләр. Чемпионның ярыш­ларга китеп барышы була. Кайбыч егетләре-кызлары аңа уңышлар теләп кала. Һәм менә очраклылык дигең - ике атнадан соң, Павел Кулежников Нидерландта дөнья рекорды куя!

    Безнең егетләр-кызлар өчен бу сәяхәт спорт дөнья­сыннан бер дәрес булып истә калыр. Киләчәктә аларның һәрбарчасына зур җиңүләр телибез! Тимераякка чорналган җитез җилләргә уңыш та кушылсын иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: