Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның яшь талантлары Казан шәһәрендә узган “Туым җондызы” фестиваленнән зур җиңүләр белән кайтты

    Казан шәһәрендә узган "Туым җондызы" фестиваленнән Кайбычның яшь талантлары зур җиңүләр белән кайтты. Алар анда җитәкчеләре һәм Татарстан Керәшеннәре җәмгыятенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Светлана Матвеева белән берлектә барды.

    Керәшен җырларын оста итеп җырлаучы балалар, яшьләрне ачыклау, гореф-гадәтләрне, этник мәдәниятне саклау максатындагы әлеге фестивальнең зона туры Иске Тәрбиттәге күп функцияле үзәктә узган иде. Танылган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров җитәкчелегендә Казаннан килгән жюри оста чыгыш ясаучыларны Казанга чакырып китте. Узган якшәмбедә мәркәзебездә сайлап алу туры узды. Нәтиҗәдә, Хуҗа Хәсәннән Юлия Макарова, Олы Тәрбиттән Диана Ахтямкина белән Диана Леонтьева дуэты, Иске Тәрбиттән "Саф хисләр" ансамбле беренче урынны яулады, ә Олы Кайбычтан Никита Русов икенче урынга чыкты. Беренче урынны яулаучылар гала-концертта катнашу хокукын да алды. Кайбычның талантлы балалары дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды. Талантларны үстерүгә ярдәм итүче бу фестиваль ел саен югары дәрәҗәдә үтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: