Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның ЮХИДИ инспекторлары эчкән килеш машина йөртүчеләрне ачыклаган

    Юлларда эчкән килеш машина йөртүчеләр кайчан да булса бер бетәрме икән ул? Исерек килеш машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан һәлакәтләр җаннарны өшетсә дә, аннан сабак алмаучылар һаман да очрый әле. Кайбычның ЮХИДИ инспекторлары аена әллә ничә тапкыр салмыш хәлдәге машина йөртүчеләрне ачыклый.

    14 сентябрьдә иртәнге сәгать унда Кайбыч - Колаңгы автомобиль юлының 16нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте була. Район ЮХИДИе начальнигы Фирдүс Тимершин хәбәр иткәнчә, "Лада Гранта" автомобиле хуҗасы, куркынычсыз хәрәкәтне тәэмин итәрлек дистанция сакламыйча, шул ук юнәлештә барган "Рено- Логан" автомобиленең артына югары тизлектә килеп бәрелә.Бәхеткә, кешеләр зыян күрми, ләкин машиналарның икесе дә механик зыян ала. Документларын тикшергәндә, "ЛадаГранта" белән идарә итүче Апас кешесенең ике тапкыр автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүе, таныклыгын быелның гыйн­вар аенда гына алуы ачык­лана. Өстәвенә, ул бу юлы да руль артына спиртлы эчемлек кулланган килеш утырган. Бер ел эчендә кабат ЮХИДИ хезмәткәрләре кулына эләккән әлеге шоферга суд каршысында җавап бирергә туры киләчәк. Автомобиле штрафстоянкага җибәрелгән.
    Юл-транспорт хәрәкәте иминлеген профилактикалау, спиртлы эчемлекләр кулланган шоферларны тоткарлау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре, полициянең участок уполномоченныйлары катнашында рейдлар еш үткәрелә. Иртәнге сәгать алтылар тирәсендә алар Мәлки авылы урамында Чувашиядән килүче җиңел машинаны туктата. Документларын тикшерәләр, руль артындагы кешенең дә, аның янында утыручы автомобиль хуҗасының да эчкән булуы ачыклана. Алар иртә таңнан, пассажирлар алып, Казан шәһәренә барырга чыккан, кичтән икесе дә яхшы гына салган булган. Бу көнне Казанга барып җитүләренә ышанып юлга кузгалганнар. ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатмаган булса, аларның бу сәфәре, кем белә, бәлки, аяныч та тәмамланган булыр иде.
    - Әлеге очракта руль артында утыручы кеше транспорт чарасы белән идарә итүгә хокук бирүче танык­лыгыннан мәхрүм ителгән булып чыкты. Бу эш буенча документлар район җәмәгать судына тапшырылды, - диде полиция майоры Фирдүс Тимершин.
    Хәмер аңны томалый, эчкән кешеләр машина белән түгел, үзләре белән дә чак идарә итәләр. Юлларыгыз имин булсын, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: