Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның ЗАГС начальнигы бәйгедә катнашты

    ЗАГС хезмәткәрләренең һөнәри осталыкларын ачык­лау, тәҗрибә уртаклашу максатында биш елга бер тапкыр үткәрелүче республика бәйгесенең зоны туры быел Апас районында узды. Бу хакта "Кайбыч таңнары" газетасы сайты хәбәр итә.

    Әлеге бәйгедә Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Биектау, Тәтеш, Буа, Чүпрәле районнарыннан килгән ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һәм белгечләре катнашты. Алар үзләре әзерләгән сценарий буенча яшь парларның язылышу мизгелләрен, балага исем кушу күренешләрен күрсәтте. Безнең районның ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина бәйгедә оста чыгыш ясады һәм II дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
    -Яшь парларны теркәү тантанасын милли йолалар, гореф-гадәтләр белән дә баетырга тырышам. Бәйгедә дә шуны күрсәтергә омтылдым. Коллегаларым да җитди әзерләнгән иде, - диде Рафия Гайнулиина. - Язылышу, балага исем кушу мизгелләре - кеше тормышында мөһим һәм җаваплы вакыйгалар. Шуңа да без аларны гомер буе сагынып сөйләрлек итеп үткәрергә тырышабыз. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренең теләге - гаиләләр нык булсын, аерылышучылар саны кимесен, балалар күбрәк тусын иде.Бәйгедә Апас районы вәкиле җиңү яулаган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: