Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта 2015 елда да бюджет социаль юнәлешле булачак

    Кайбыч муниципаль район Советының 45нче утырышының көн тәртибенә өч мәсьәлә кертелгән иде. Утырышны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алып барды.

    Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Илдус Гайнуллин депутатларны районның быелгы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды, 2015-2017 елдагы үсеш переспективаларына тукталды.

    -Тулаем территориаль продукт күләме 3,4 миллиард сум булды, үсеш- 107,7 процент. Монда авыл хуҗалыгы продукциясе һәм инвестицияләрнең өлеше зур. Бездә агросәнәгать- икътисадның иң өстенлекле юнәлешләренең берсе. Авылдагы товар җитештерүчеләр быелның тугыз аенда гына да 1 миллиард 105 миллион сумлык терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясе җитештерде. Соңгы елларда районда кулланучылар базарында үсеш күзәтелә,- диде ул.

    Район халкының ничек яшәвен аның акча керемнәре ачык күрсәтә. Бүгенге көндә район буенча бер кешегә акча кереме 10 213 сум, ә эре һәм урта предприятиеләрдә гыйнвар-сентябрь айларында район буенча уртача хезмәт хакы 18 024 сум тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең хезмәт хакы узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 6 процентка (14745 сум) арткан, сәүдә өлкәсендә уртача айлык хезмәт хакы-15 433 сум (үсеш-21 процент), сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнеке- 18 582 сум (үсеш-115 процент), мәгариф хезмәткәрләренеке- 20491 сум (үсеш-11 процент). Болардан чыгып, 2014 елда уртача хезмәт хакының күләме 18279 сум итеп фаразлана. Бу былтыргыдан 10, 2 процентка артыграк.

    Районның баш икътисадчысы үз чыгышында шәхси ярдәмче хуҗалыклардан алынган керемнәр, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, лизинг-грант, сәнәгать мәйданчыклары турында да сөйләде. Муниципалитет башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аның чыгышыннан соң болай диде:

    -Районда бизнесны тулы куәтенә үстереп җибәрү өчне безгә читтән инвесторлар җәлеп итү мөһим. Без бу хакта еш сөйлибез. Безнең җирлектә эш башлап җибәрүчеләргә һәръяклап ярдәм күрсәтергә әзербез. Үзебездәге эшмәкәрләр белән дә тыгыз элемтәдә булырга, хәлләрен сораштырып торырга кирәк.

    Район финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова районда тугыз айда бюджет үтәлеше, һәм 2015 елга, район Советының 2016-2017 еллардагы план чорына бюджеты турындагы проект карары белән таныштырды. Башкарма комитетның оештыру-хокукый бүлеге начальнигы Айрат Сибгатуллин терлекләр арасындагы авыруларны кисәтү, дәвалау, халыкны кеше һәм хайваннар өчен уртак авырулардан саклау өлкәсендә вәкаләтләрне башкаручы вәкаләтле орган турында сөйләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: