Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта аерылышучылар саны ник күбәйгән?

    Язмамны шатлыклы булмаган бер факттан башлыйм әле. Безнең Кайбыч районында быел гына корылган ике яшь гаилә инде аерылышырга да өлгергән. Кемнәрнеңдер күңел газабына, йөрәк ярасына кагылсам ихлас күңелемнән алдан ук гафу үтенәм. Тик газетада мондый темаларны да күтәрми булмый шул. Их, шул җилпәзә хисләрне! Наз-сөю хисләренә бирелеп, буш сүзләрне мөнәсәбәтләр...

    Язмамны шатлыклы булмаган бер факттан башлыйм әле. Безнең Кайбыч районында быел гына корылган ике яшь гаилә инде аерылышырга да өлгергән. Кемнәрнеңдер күңел газабына, йөрәк ярасына кагылсам ихлас күңелемнән алдан ук гафу үтенәм. Тик газетада мондый темаларны да күтәрми булмый шул.
    Их, шул җилпәзә хисләрне! Наз-сөю хисләренә бирелеп, буш сүзләрне мөнәсәбәтләр нигезе дип кабул иткән вәгъдәләрне һәм үзләре тудырган фантазиядә очып йөреп, туйның икенче көнендә килеп туган көнкүреш сорауларына җавап таба алмаган шул икәүне! Бәлки болай язу битәрләү кебек тә тоеладыр. Кем инде аерылышам, дип кияүгә чыга?! Яшьләрнең гаилә корганчы бер-берләрен төрле тормыш ситуацияләрендә тикшереп, белеп каравы мөһим. Шул турыда әйтәсем килгән иде. Яшьләр, яшьләр инде, ә менә 20-30 ел бергә торган апалар, абыйлар ник аерылыша?! Алар бит безгә үрнәк! Сораулар күп. Әмма минем фәлсәфи уйларым белән генә очына чыгарлык түгел икәнлекне аңлыйм. Шуңа күрә Кайбыч районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рафия ханым Гайнуллина ишеген шакыдым. Кушылучылар белән дә, аерылышучылар белән дә ул күзгә-күз очраша бит.
    - Районда аерылышучылар санының артуы мине бигрәк борчуга сала, - диде ул. - Суд хөкеме язылган (аерылышучылар башта судка килә) кәгазь тотып бүлмәгә керүчеләрне башта фикерләреннән кире кайтарырга тырышам, сабыр итәргә сорыйм. Ләкин кызганычка каршы, фикерләреннән кире кайтырга теләми шул парлар.
    - Аерылышырга килүчеләр арасында тормыш тәҗрибәсе аз булган яшь­ләр күбрәкме, әллә олы яшьтәгеләр дә бармы?
    - Төрле пар бар. Өч, биш ел яшәүчеләр дә, гаилә стажы 20-30 ел булганнар да аерылыша бит! Менә карагыз, беренче гыйнвардан алып бүгенге көнгәчә Кайбыч районында барлыгы 23 пар аерылышкан. Ә кушылучылар - 53 пар. Аерылышучылар артык күп, язылышучылар аз, дип саныйм мин. Тагы бер күренешкә игътибар итәм, берничә ел элек аерылышканда түли торган сумманы арттыру турында карар чыга дигән сүз таралгач, мондый карар гамәлгә кергәнче аерылышып калырга дип килүчеләр күп булды. Хәзер дә аерылышу процессын катлауландыру турында сүз чыккач, яңадан хәрәкәт башланмасын, дип уйлап йөрим әле. Аерылышырга ашыгучылар дигәч, газета укучылар аңлап та җиткермәскә мөмкин. Эш шунда -аерылышырга карар кылган ир белән хатын (балигъ булмаган балалары булса һәм милек бүлешкәндә) гариза язып иң беренче җәмәгать судына киләләр. Аерылышу турында суд карары чыкканнан соң да, ЗАГСка барып аерылышу таныклыгы алмыйча, күпләр әле бергә яшәүне дәвам итә. Законга аерылышуларга кагылган берәр үзгәреш кертелә башласа, менә шул парлар күпләп килә башлый безгә.
    Аерылышулар булмас иде, шул аракы
    булмаса...
    Рафия ханым белән сөйләшкәндә мине иң гаҗәпләндергәне илле, алтмыш яшьлек кешеләрнең дә аерылышу юлына басулары. Юк, монда инде юньсез хисләр генә гаепле була алмый! Сәбәбе күпкә тирәндәрәк дигән сүз. Гаилә тормышын чәрдәкләгән яман зат - ул аракы. Эчкечелек аркасында гаиләдә тавыш-гауга чыга, хатын, балалар җәберләнә. Әлбәттә күпләр мондый хәлгә түзеп яши. Кеше сүзе куркыта, аерылсаң китәр урын да кирәк бит әле. Түзә алмаганнар инде суд, ЗАГС ишеген шакый. Мондый очракта аерылышуны начар эш дип тә атап булмый. Чөнки җир йөзендә һәркемнең бәхетле һәм матур итеп яшәргә хакы бар! Бәлки гаиләләрне саклап калу өчен гаиләдәге ир-атның (кайбер очракта хатын-кызның да) спиртлы эчемлекләр куллануы буенча катгый карарлар, җәзалар кабул итәргә кирәктер?! Бәлки шул очракта оялар таркалмас, канатлар каерылмас иде...
    Гаилә мәктәбе кирәк!
    Әйе, безнең районга гаилә мәктәбе кирәк! Үз ояларын корырга җыенган егетләр-кызларга тормыш итү дәресләре бирелсә, проблемаларны чишкәндә бер-береңә карата булган ихлас хисләрне югалтмаска кирәклеге аңлатылса ничек әйбәт булыр иде. Гаиләдә җәберләнгән хатын-кызлар да елыша алсын иде анда, гаиләдә чыккан проблемаларны хәл итәргә һәркем килә алсын иде ул мәктәпкә. Психологик ярдәм дә булсын иде анда, юридик ярдәм дә күрсәтелсен иде. Шул ук вакытта, ул мәктәп кысаларында димче почмагы да эшләп китсә, ә?! Игътибар итегез: безнең районда 30-40 яшьтәге 264 өйләнмәгән егет һәм гаилә кормаган 92 кыз яши. Мәзәк саннар түгел бит!
    Мәхәббәт ул үзе
    иске нәрсә...
    Искеме, яңамы, тормышның егәре - мәхәббәт, уртак хисләр, уртак хөрмәт, бер-береңнең кирәклеген аңлап яшәү ул. Ялгыш адымнар ясаудан тотып калучы да, авырлык килгәндә түзәргә сәбәп булучы да шул мәхәббәт бит инде! Ир кешеләр йөрәгендә дә гомер буе дөрләсен иде ул мәхәббәт дигән ут, хатын-кыз күңелендә дә чәчәк атсын иде. Ә чын мәхәббәтнең туган йорты ул әлбәттә - тату, аңлашу булган бәхетле гаилә. Уйлап карасаң, гаиләдән дә җылырак, өйдәге аштан да тәмлерәк, балалар шаулавыннан да ямьлерәк ни бар бу дөньяда?! Балага һәрчак дус-тату яшәгән әти-әни белән рәхәт. Шигырьдәгечә бит:
    Дөнья көтәбез, гомер итәбез,
    Җитми анысы, җитми монысы.
    Гаиләм җылысы, гаиләм җылысы -
    Бәхетемнең иң-иң, иң-иң зурысы!!!
    Хисләрне саклыйк, кадеребезне белик, аерылышмыйк, югалтмыйк бер-беребезне!
    Татарстанда Гаилә кодексына үзгәрешләр кертергә җыеналар. Сүз аерылу процессын катлауландыру турында бара. Татарстан Дәүләт Советында бу үзгәрешләр кабул ителсә, тәкъдимнәрне Дәүләт Думасына да юлларга уйлыйлар. Мәсәлән, бала көтә торган хатыны яки өйдә яңа туган бала булган очракта хатын рөхсәте булмаса, ир кешенең аерылышырга биргән гаризасы кабул ителми. Мондый очракта ир кешегә аерылышу процессын чынга ашырыр өчен өч ел көтәсе булачак. Шул ук вакытта, ир белән хатын аерылышырга карар кылгач та, аларга яңадан барысын да уйлар өчен ярты ел вакыт бирергә дигән тәкъдимнәр бар.
    Аерылышу газабын татыган
    хатын-кыз фикере (аноним):
    Әгәр гаиләдә хатын-кыз, балалар җәберләнә икән, аерылышуны начар процесс дип атарга ярамый. Бәхетсез гаиләдә балалар бик начар үрнәк күреп үсә. Гаиләдә хатын-кызның изелеп яшәве - балалар өчен киләчәктә гадәти хәл дип кабул ителергә мөмкин, аларның психикасы үзгәрә, үз-үзенә ышанычы бетә. Чын, бәхетле гаиләдә нинди мөнәсәбәтләр булырга тиешлеген бала күрми. Ә бит киләчәктә балаларның да гаилә төзиселәре булачак, аларның да ялгышмаулары мөһим! Шуңа күрә, гаиләдә мораль һәм физик яктан җәберләү бар икән, бала хакына гына дип яшәү дөрес түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: