Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта ата-аналар гомумреспублика җыелышында катнашты

    Татарстанда беренче тапкыр коммерцияле булмаган "Талантлар университеты" автоном оешмасы тарафыннан оештырылган гомумреспублика ата-аналар җыелышы үткәрелде. Анда укучыларның әти-әниләре, мәктәп директорлары һәм укытучылар катнашты. Алар өчен интернет аша кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлеге тудырылган иде.

    Җыелышның турыдан-туры трансляциясе Казан шәһәрендәге айти-парк мәйданчыгыннан барды. Балаларның талантын үстерү темасына багышланган чарада экспертлар буларак "Иннополис" университетының проект олимпиадалары бүлеге җитәкчесе Дмитрий Краснихин, Казан шәһәре әниләренең интернет челтәрендә төркем-чатын оештырган Нина Шимина, Новосибирск дәүләт педагогика университеты профессоры Татьяна Павлова, персонал буенча директор, биш бала атасы Евгений Скрыпников, «Талантлар университеты» директоры Айдар Акмалов чыгыш ясады. Нина Шимина һәр баланы берьюлы өч юнәлеш буенча - акыл, рухи һәм физик яктан үстерергә кирәклегенә басым ясады: «Мин рәсем ясарга яратам һәм моны балалар алдында эшлим. Аларда бу шөгыльгә карата кызыксыну уяна, буяу һәм пумалалар сорап алып, үзләре дә рәсем ясый башлыйлар. Баланы теләсә нинди эш белән кызыксындырып була дип уйлыйм». Евгений Скрыпников, эш белән тәэмин итүче буларак, үзенә биргән сорау­га, предприятиеләргә дөньяга карашы киң булган кешеләр кирәклеген әйтте: «Әти кеше буларак, мин балаларда дөньяга киң караш тәрбияләргә тырышам. Беренче балабыз без студент чакта туды, акча гел җитешмәде. Ләкин без шул чагында ук уенчыкларга, кием-салымга акчаны кысып тотачакбыз, ә сәяхәтләр, баланың хис-кичерешләре өчен аны кызганмаячакбыз дип хәл иттек. Аның белән тауларга да мендек, самолетта да очтык. Нәтиҗәдә, ул тормышка яраклы шәхес булып формалашты".
    Олы Кайбыч мәктәбенең актлар залына җыелган әти-әниләр, талантлы балалар тәрбияләүнең аерым бер рецепты юк, дигән нәтиҗәгә килгән экспертлар чыгышын зур кызыксыну белән тыңлады. Һәр баланың үзенчәлегеннән чыгып, ата-аналар интуитив рәвештә тәрбия моделен үзләре кора. Алга таба мәктәп директоры Алия Биккулова җыелышта катнашучы ата-аналарның тәҗрибәсе белән кызыксынды. Шул рәвешле, әңгәмә мәктәп стеналары арасында дәвам итте. Фәнис Гыйниятуллин, әти-әнисенең, педагоглар буларак, хезмәт белән тәрбияләүләрен әйтте. Алар тормыш иптәше белән шулай ук балаларын әлеге традицияләр буенча тәрбияли: өй эшләрендә балаларның үз җаваплылыгы бар. Күпбалалы гаиләдә үскән Чулпан Камалиева шулай ук һәр баланың җаваплы эше булырга тиеш дип саный. Моның өчен аны мактарга яисә тәнкыйтьләргә мөмкин, ди ул. Һәм экспертлар белән тулысынча килешүен, ата-ана баланы тыңлый һәм ишетә белергә тиешлеген әйтте. Гөлсинур Абүбәкерова гаиләсе кызларын кечкенәдән мөстәкыйль булырга өйрәткән - бу аларга укуларында да ярдәм итә икән. Гөлнара Сафиуллина фикеренчә, кызларны кадерләргә, назларга, чәчәк ләр бүләк итәргә һәм алар белән горурланырга кирәк. Дамир Гыйниятуллин иң яхшысы - дини кануннар белән тәрбияләү дип саный. Альбина Хәйруллина да игезәк кызларында кечкенәдән мөстәкыйльлек тәрбияләгән. Шуңа да алар күп кенә проблемаларын үзләре хәл итәргә өйрәнеп үсә.
    Җыелыш шундый кызыклы иде, ул өйдә дә дәвам иткәндер дип уйлыйм.

    Экспертларның берсе баланың сәләте - юкка чыгарга һәм күп яктан үсәргә мөмкин булган капитал ул дигән. Мөгаен, бу фикер белән бик күпләр килешәдер дип уйлыйм. Ә балаларның талантын үстерү, аның ачкычы әти-әниләре кулында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: