Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта «Автотехник үзәк» ачылды

    Мәктәп укучыларын йөртүче маршрут автобусларын ремонтлау, техник хезмәт күрсәтү, мәктәптәге җиһазларны төзекләндерү өчен районда "Автотехник үзәк" муниципаль унитар предприятиесе оештырылды.

    Әлеге предприятие директоры Рифат Вәлиев әйтүенчә, алар, автотранспорттан кала, мәктәпләрдәге, райондагы котельныйлардагы янгынга каршы сигнализацияләрне, башка төрле җиһазларны ремонтлау белән дә шөгыльләнәчәк. Хәзергә предприятие штатында директордан кала инженер, техник системаларга хезмәт күрсәтү буенча хезмәткәр каралган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: