Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәм мәктәпләрнең «Уңыш» бәйрәме үтәчәк

    8 октябрьдә район үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәм мәктәпләрнең «Уңыш» бәйрәме үткәрелә.

    Ярминкәдә авыл хуҗалыгы, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр халыкка бөртекле культуралар, печән, салам, ит һәм башка төр продукция тәкъдим итәчәк. Әлеге төр товарлар сезгә җитми калыр дип борчылсагыз, 2-11-20 телефоны аша Олы Кайбыч авыл җирлегенә алдан ук заказ бирергә мөмкин. «Уңыш» бәйрәмендә мәктәп яны бакчасында үстерелгән яшелчәләр белән сәүдә итәчәкләр. Балалар сәнгать мәктәбе янында мәктәп коллективлары, район электр элемтәсе узелы каршында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр сәүдә итә. Ярминкә иртәнге сәгать сигездә башлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: