Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта барлык авыл җирлекләрендә дә гражданнарның үзара салымы буенча җирле референдумнар үткәреләчәк

    Кайбыч муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе 2002 елның 12 июлендә кабул ителгән "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашуга хокукларының төп гарантияләре турында"гы 67 нче федераль закон, Татарстан Республикасының 2004 елның 24 мартында дөнья күргән "Җирле референдум турында"гы 23 нче законы нигезендә 2016 елның 13 мартында районның барлык авыл...

    Референдумда авыл җирлегендәге 18 яше тулган һәрбер кешедән 2016 елда 500 сум күләмендә үзара салым акчасы җыю мәсьәләсе карала. Үзара салым акчасына башкарылучы эш төрләре авыл җирлекләре Советлары карарларында билгеләнгән. Алар белән авыл җирлекләре сайтларында һәм махсус мәгълүмати стендларда танышырга мөмкин. Үзара салым кертү өчен халыкның ризалыгы мөһим. Референдум 7.00-20.00 сәгатькә кадәр сайлау участокларында уза.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: