Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта Бөек Ватан сугышы темасына виртуаль музей ачылды

    Россиядә Мәдәният елы буларак игълан ителгән 2014 елда Ватан сакчылары һәм тыл хезмәтчәннәре истәлеген мәңгеләштерү, яшьләр һәм мәктәп укучыларында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, экстремистлыкка һәм неофашистик күренешләргә каршы тору максатында Татарстан Республикасының 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музее ачылды.

    Шул форсаттан 2015 елның 27 февралендә Татарстан Мәдәният министрлыгында проектта катнашучылар өчен "Татарстан Республикасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музее" дигән фәнни-гамәли семинар үткәрелде. Проектта катнашучылар: ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы; хәрби комиссариатлар; муниципаль берәмлекләр, дәүләт, муниципаль, ведомство һәм мәктәп музейлары; ветераннар оешмалары; республика халкы. Семинарда Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры буларак мин дә катнаштым. Безгә бу сайтның презентациясе күрсәтелде, әлеге проект буенча эшчәнлек анализланды. Сайтның алга таба үсеше районнарда яшәүчеләр һәм виртуаль музейның мәгълүматлар базасы белән эшләү өчен оештырылган корпунктлар аша тәэмин ителәчәк. Ул Татарстанның Милли музееның инициатив төркеме тарафыннан идарә ителә. Проектның координаторлары: ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее.

    Виртуаль музей 6 бүлекне үз эченә ала:

    1. «Хәтер китабы».

    2. «Галерея».

    3. «Коллекцияләр каталогы».

    4. «Дан битләре».

    5. «Хәтер».

    6. «Җиңү энциклопедиясе».

    Рәсми сайт: http://tatfrontu.ru. Бу сайт белән райондагы һәр кеше таныша ала.

    «Хәтер китабы» бүлегендә 1939-1945 елларда Татарстаннан Икенче Бөтендөнья сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган хәрбиләр турында мәгълүматлар тупланган. Ул Татарстанның Хәтер китабы, "ОБД Мемориал", "Подвиг народа", www.kremnik.ru сайтлары исемлекләренә нигезләнгән.

    «Коллекцияләр каталогы» бүлегендә Татарстанның Милли музее, дәүләт, муниципаль, ведомство һәм мәктәп музейлары фондларында, архивларда һәм китапханәләрдә сакланган Бөек Ватан сугышы белән бәйле коллекцияләр турында мәгълүматлар бар.

    «Галерея» бүлегендә музей, архив һәм китапханәләр фондларыннан сугыш турында аудио, фото һәм видеоматериаллар; сугышта катнашучылар, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары белән әңгәмәләр урнаштырыла.

    «Дан битләре» бүлегендә Бөек Ватан сугышы чорында республиканы хәрби һәм хезмәт батырлыклары белән данланган сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре турында шәхси белешмәлек урын алган.

    «Хәтер» бүлегендә сугыш геройларына багышланган һәйкәлләр һәм мемориаллар; "Хәтер Китабы" редакциясе эшчәнлеге; сугыш еллары турында материаллар туплаучылар һәм өйрәнүчеләр, хәрби патриотик һәм эзләнү эшләре алып баручы оешмалар, ветераннар оешмалары турында мәгълүматлар бар.

    «Җиңү энциклопедиясе» бүлегендә Татарстанның сугыш елларындагы тарихы буенча фәнни-библиографик материаллар; 1941-1945 еллардагы сәнәгать объектлары, госпитальләр, эвакуацияләнгән балалар учреждениеләре, хәрби каберлекләр һәм башка объектларның урнашу урыннары күрсәтелгән интерактив карталар урын алган.

    Семинарда катнашучыларга Милли музейдан "Җиңү плакатлары", 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы елларында Казанда нәшер ителгән плакатлар каталогы бүләк иттеләр. Музей фондаларында сакланучы "Җиңү тәрәзәләре", Милли музейның 1941-1945 еллардагы "Сатира тәрәзәләре" плакатлары белән безнең музейда таныша аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: