Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм сугыш ветераннарының тол калган хатыннарын бүләклиләр

    Бусагада - 9 Май. Җиһанда безгә тынычлык алып килгән яз тантана итә. Май - илебез азатлыгы өчен яу кырында башларын салган каһарманнарны искә алу, сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәтебезне күрсәтү ае.

    Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан ел саен республика ветераннары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән җибәрелгән бүләкләр ала. Сувенир тартмаларга тутырылган тәмле күчтәнәчләрдән Кайбыч ветераннары авыз итте инде. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш ветераннарының тол калган хатыннарына барлыгы 111 бүләк кайтты. Авыл җирлекләренә беркетелгән кураторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары ул бүләкләрне ияләренә тапшырды. Бөек Ватан сугышы ветераннары - Кече Мәмедән Александр Ершов, Федоровскоедан Анна Захарова, Симәкидән Николай Зайцев, Иске Чәчкабтан Гарифҗан Хөсәенов, Олы Кайбычтан камалышта калган Ленинград авырлыкларын үз күзләре белән күргән Хәдия Вәлиева, Олы Подберезьедан Дмитрий Шадрин, Мәлкидән Николай Александров һәм башка бүләк алучылар үзләрен хөрмәтләүчеләргә чын күңелдән рәхмәтләрен белдерде.
    - Минем бар теләгем: илдә беркайчан да сугыш уты кабынмасын. Милләтләр дус яшәсен. Илебез азатлыгы өчен төрле милләт вәкилләре - руслар, казахлар, украин, белорус, башкорт, татар, чуашлар һәм башка бик күпләр бердәм булып күтәрелде. Телевизордан террорчылар, экстремистлар турындагы эпизодларны карагач, йөрәгем сыкрый. Ни җитми аларга, ни өчен бер-берсен дошман күрәләр, ни бүлешәләр, аңламассың, - диде Александр Ершов. - Миллионлаган корбаннар бәрабәренә яулап алган тынычылыкны какшатырга беркемнең дә хакы юк.
    Кече Мәмедә без ирләре сугыш ачысын күргән тол хатыннар - Акулина Горемыкина, Мария Козина, Мария Куськова, Бортастан Әлфия Насыйбуллина, Зәйтүнә Гайнуллинага да Президентыбыз күчтәнәчләрен тапшырдык.
    - Александр Константинович фикерләренә мин дә кушылам, - диде Мария Козина. - Балаларыбыз, онык­ларыбызга тыныч, бәхетле тормышта яшәргә язсын иде. Иремнең сугышта күргәннәре турында исенә дә төшерәсе килмәде, 1985 елда вафат булды ул. Илебезнең көче бердәмлектә, халыклар дуслыгында. Әле дә хәтеремдә, 1990 елда өч ай буена сары авыруыннан Апаста дәваландым. Яшь врач Элиза Салаватовна (фамилиясен хәтерләми) янымнан да китми карады. Сырхауханәдә булмаган даруларны Казаннан да таныш­лары аша кайтартты, миңа яшәргә көч бирде.
    - Элиза, син татар кызы, ә мин чуаш хатыны. Үз әниең кебек якын күреп дәваладың бит мине, - дидем аңа тәмам терелгәч. Ә ул миңа: "Табиб өчен кешенең милләте юк, ә авыру гына бар. Без Гиппократ антына туг­рылыклы булып калырга тиеш", - дип җавап бирде.
    Сугыш вакытында Ватаныбыз өчен көрәшүчеләр, тылда Бөек Җиңүне якынайтучылар фикере бүгенге буынга наказ кебек яңгырый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: