Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта бер кыз туган көнен тагын приютта каршы ала

    Тәртипле балалар үстерү - һәрбер ата-ананың иң зур теләге ул. Әмма тормыш без теләгәнчә генә бармый шул, дүрт аяклы ат та абына дигәндәй, ялгыш юлга кереп киткән үсмерләр дә, өйләрендә тәрбия җитмәгәннән интегүчеләре дә бар. Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында да яшүсмерләрне тайгак...

    Без мәктәптә укыган елларда тәртип бозган укучыларны директор кабинетына бер чакырту җитә иде, ә анда әти-әниеңне дә чакыртсалар... монысы инде бөтенләй куркыныч. Хәзер дә мәктәпләрдә тәрбия эше яхшы куелган, әмма педагог­лар гына хәл итеп бетерә алмый торган проблемалар да күп. Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә тәрбия­гә авыр бирелүче үсмерләрне генә түгел, даими рәвештә эчкечелек белән шөгыльләнүче әти-әниләрне еш чакыраталар, алар белән күзгә-күз карап сөйләшүләр үткәрәләр. Әллә ничә бала табып, беркайда да эшләмичә, балаларына бирелүче пособие акчасына гына яшәүчеләр, шул акчага ризык түгел, ә аракы сатып алып, кәеф-сафа коручылар да бар. Олы Подберезье, Федоровское һәм башка авыл җирлекләрендә дә очрый алар. Олы Подберезье мәктәбе директоры Фәнзилә Биктимерованы да бик борчый бу мәсьәлә.
    - Авылыбызда эчкече гаиләләр күп булуы ­- аяныч. Яшермим, кайнар ризык белән мәктәп ашханәсендә генә тукланучы укучылар да бар, чөнки өйләрендә тәмле итеп кайнар ашлар пешереп торучылар юк, әти-әниләр эчкәч, коры-сары белән генә чикләнәләр. Икешәр тәлинкә ботка, ашны алар күз ачып йомганчы ашап бетерәләр, - диде ул утырышта ясаган чыгышында. - Бездә белем алучы 122 укучының бишесе мәктәп контролендә, өчесе район комиссиясендә профилактик учетта тора. Дүрт гаилә социаль яктан куркыныч хәлдә - ата-аналар даими эчәләр, балаларын тиешенчә карамыйлар, өйләрендә тавыш-гауга чыккач, дүрт гаиләгә полиция дә чакырттылар. Балаларына төрлечә ярдәм итәбез, түгәрәкләргә дә йөриләр, тәрбиягә авыр бирелүче үсмерләр белән аерым эш алып барыла, өйләрендә дә еш булабыз. Мәктәпкә алар белән очрашуга прокурор ярдәмчесен, полициядән балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторын, Ульянководагы психологик үзәктән психолог та чакырдык. Эшчәнлегебезне тагын да яхшырту өчен мәктәптә хокук тәртибен бозуларны профилактикалау буенча проект эшләргә булдык.
    Мәктәп балалар өчен тырышкан кебек, әти-әниләре дә шулай тырышса иде лә ул. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров чыгышында да бала тәрбияләүгә зур роль бирелеп тә, кайбер үсмерләрнең барыбер тайгак юлга басулары турындагы фикер яңгырады. Мәктәп кенә түгел, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә ул гаиләләрне гел күз уңында тота. Эчкече ата-ана айныганчы Чүпрәле һәм Балык Бистәсендәге приютларга җибәрәләр, бүгеге көндә 11 бала шул приютларда, ә икесе - Казанда өч яшькә кадәрге балалар тәрбияләнүче йортта. «Әтисе дә, әнисе дә аракы диңгезендә коенучы кызга гыйнварда 16 яшь тула. Ул узган ел да туган көнен приютта каршы алган иде, быел да шулай. Тагын ике бертуганы шунда әле аның,» - ­диде Чулпан Камалиева эчкече гаиләләргә борчылуын белдереп. Кайбыч полиция бүлеге начальнигы урынбасары Илшат Зиннәтуллин быел 11 айда балигъ булмаган алты үсмер катнашында алты җинаять кылынуы турында сөйләде. Болар - сугышу, машина урлап китү, урлашу очраклары. Тәртип бозучылар арасында социаль яктан имин булмаган гаиләләрдәге үсмерләр дә бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: