Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта биотермик чокырлар төзү дәвам итә

    Районыбызның экологик иминлеген саклау максатында соңгы елларда Беккер биотермик чокырлары төзелә башлады. Алар үткән елларда Олы Урсак, Борындык, Федоровское авылларында төзелгән булса, быел исә Мәлки һәм Олы Подберезьеда файдалануга тапшырылды.

    Барлык ветеринария таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән биотермик чокырларны узган атнаның җомгасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхсән үзе карап чыкты. Мәлки, Олы Подберезье авылларында элеккеге үләт базлары тулу сәбәпле, яңасын төзү бурычы куелды. Әлеге эшне шәхси эшмәкәр Роберт Сафиуллин җитәкчелегендәге төзелеш бригадасы башкарып чыкты.

    Биотермик чокырлар ике метр биеклектәге профнастил койма белән әйләндереп алынган 200 квадрат метр мәйданны били. Тугыз-ун метр тирәнлектәге чокырга диаметры өч, биеклеге тугыз метрлы тимер савыт урнаштырылган. Бу савыт тирәсе бетон белән ныгытылган, һава суыру өчен торба калдырылган. Биотермик чокыр янындагы будкада ветеринария белгече малны ярып, үлемгә китергән сәбәпне ачыклый, анда эш кораллары, махсус кием, химик препаратлар саклана. Биотермик чокыр территориясендәге сулар агып чыгып, тирә-якны пычратмасын өчен койманың эчке ягыннан ветеринария таләпләренә туры килерлек тирәнлектә чокыр казылган. Территориягә транспорт кереп-чыгып йөрерлек итеп юл салынган.

    - Биотермик чокырлар барлык ветеринария таләпләренә туры китереп эшләнгән. Бригада эшне тиешенчә башкарган. Төзелеш эшләренә республика бюджетыннан максатчан программа буенча акча бүленеп бирелә. Әлеге программа алга таба да эшләсә, без ел саен икешәр авылда шундый биотермик чокырлар төзиячәкбез. Бу безнең халкыбызның сәламәтлеге, экологик иминлек өчен кирәк, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин төзүчеләр эшенә югары бәя биреп.

    Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиев әйтүенчә, бирегә шушы авыл җирлегенә кергән, якын-тирә авыллардагы шәхси хуҗалыклардан, җәмгыятьләрдән үлгән малларны китерәчәкләр. Ветеринария хезмәткәре малны ярып, диагноз куя, нәтиҗә чыгара. Шуның нигезендә мал хуҗасына страховка акчасы түләнә. Маллары үлгән кешеләр авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итә ала. Чөнки өч ачкычкын берсе - авыл җирлеге башлыгында, икенчесе - хуҗалык фермасы мөдирендә, өченчесе - хуҗалык яисә җәмгыятьнең ветеринария хезмәткәрендә саклана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: