Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта “Бизнес-десант” дип аталган эшмәкәрлеккә багышланган түләүсез семинар үтте

    Кайбычта тырыш халык яши. Кешеләрнең бу сыйфатын бик күп әйберләр аркылы билгеләргә мөмкин.

    Беренчедән, кая гына барма, район үзәгеме ул, район чигендә урнашкан авылмы - һәркайда төзек йортлар, сарайлар, якты төсләргә буялган койма-рәшәткәләр күзгә ташлана. Районда күпләр, заман җилләренең кай якка исүен тоемлап үз эшләрен ачып җибәрергә тырыша. Бу да үҗәтлек, тырышлыкның бер сыйфаты дип бәялим мин. Үз эшеңне дөрес итеп алып бару, төрле шартларга җайлашу - эшмәкәрләргә җиңел генә бирелмидер. Урта һәм кече бизнесның район икътисадына керткән өлеше дә елдан ел саллылана бара. Эшмәкәрләр дә үз эшләрен торган саен заманга яраклаштырып алып барырга тырыша. Районның икътисади юнәлештәге үсешен тәэмин итү өчен, үзебезнең җирлектә урта һәм кече бизнесны үстерүгә ярдәм итү мөһим. Һәртөрле яңа бизнес - ул өстәмә эш урыннары ачылу, халыкның кереме арту дигән сүз. Урта һәм кече бизнес җәмгыятьтә булган үзгәрешләргә дә тизрәк җайлашырга сәләтле.
    Безнең районда халык яши торган 57 торак пункт бар. Шуларда 177 сәүдә объекты эшли. Шул ук вакытта Колабирде, Малалла, Пәтрәки, Сосновка, Победа, Репьевка кебек кайбер кече авылларда кибетләр бөтенләй юк. Бу авылларга Мәлки кулланучылар җәмгыяте һәм Кайбыч ипи комбинаты машиналар белән төрле кирәк-яракны китереп сатуны оештырган.
    Соңгы араларда Кайбыч районы эшмәкәрләре өчен кече бизнесны алга җибәрү буенча республикадан килгән төрле белгечләр белән очрашулар оештырылуы да юкка гына түгел. Бердән, эшмәкәрләрнең күп булуы район өчен отышлы булса, икенчедән, башка өлкәләрдәге кебек бизнес эшендә дә мәгълүматлы булу шарт. "Татарстан Рес­публикасы эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды" да әледән-әле Кайбыч районы эшмәкәрләре катнашында очрашулар уздыра, эшмәкәрлеккә бәйле дәүләт программалары белән таныштырып бара. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы рес­публикада эшмәкәрләр санын арттыруны планлаштыра. Шул максаттан, шәһәрләрдә, район үзәкләрендә "Бизнес-десант" дип аталган түләүсез семинарлар уздырыла. Бу семинарларда тәҗрибәле эшмәкәрләр, бизнес-тренерлар теләге булган һәркемгә үз бизнесын ачу турында киңәшләр бирә, кызыксындырган сорауларга җавап табарга булыша. Шундый семинар безнең районда да узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина катнашты. Казан шәһәреннән килгән бизнес-тренерлар район эшмәкәрләренә реклама, интернет ярдәмендә бизнесны үстерү, яңа бизнес ачу серләрен сөйләделәр. Авылда җитештерелгән һәртөрле продукциягә бүген ихтыяҗ зур, аны дөрес итеп тәкъдим итә белергә генә кирәк, дигән төп фикер яңгырады бу семинарда.
    - Авылда яшәүчеләрне мул тормыш белән тәэмин итү өчен шәхси хуҗалык­ларның үсеше мөһим, дип саныйбыз, - диде үзенең чыгышында Алексей Макаров. - 2015 елның ун аена район халкы үзенең шәхси хуҗалыгында җитештергән товарны сатып 72 миллион 631 мең сум керем алган. 2014 ел белән чагыштырганда бу алты процентка күбрәк. Шуның 101 миллион 483 мең сумы иттән, 56 миллион 930 мең сумы сөттән кергән акча. Сөт җитештерү бүген авыл хуҗалыгында иң отышлы тармакларның берсе булып санала. Беренче ноябрьдән сөт 17,50 сумнан сатып алына башлады. Кызганыч, районда эшмәкәрләрнең бары 8 проценты гына җитештерү белән шөгыльләнә. Районда җитештерүчеләр күбрәк булса иде. Грант алучыларның да нәкъ менә шушы юнәлештә эш алып баруларын көтәбез һәм аларга һәр яклап дәүләт ярдәме алырга булышачакбыз.
    Авылларда шәхси ху­җа­лык­ларны үстерү буенча эшли торган республика күләм төрле программалар бар. Мәсәлән, 2009 елдан алып, бүгенге көнгәчә "Үзмәшгульлек" программасы эшләп килә. Бу елда әлеге программа нигезендә финанс ярдәме алып безнең районда өч кеше инде үз эшен ачырга да өлгергән.
    Шулай ук, Кайбычта эшмә­кәрләр өчен "Лизинг-грант" программасы да чынга ашырыла. "Яңа эш башлаган Татарстан фермерларына 2015-2017 елларда ярдәм итүче" дәүләт программасы буенча ике кеше 2 миллион 100 мең күләмендә субсидия алган. Бу программада катнашу өчен махсус конкурста катнашырга кирәк иде.
    2015 елның 1 ноябренә безнең район территориясендә барлыгы 224 кече эшмәкәрлек теркәлгән, шуларның 170е - шәхси эшмәкәр. Шунысы да мөһим, бездә эшмәкәрлек бер яклы гына түгел, төрле тармакларга җәелгән.
    Эшмәкәрләргә мөмкин кадәр күбрәк дәүләт программаларында катнашып, районга күбрәк инвестиция кайтару бурычы да куелды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: