Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • КАЙБЫЧТА БӘРӘҢГЕСЕЗ АШ ТА ПЕШМИ

    Авыл халкы гомер-гомергә үз бакчасында бәрәңге үстерә. Ул безнең яратып ашый торган төп ризыкларыбызның берсе, икенче икмәгебез. Күпме генә ашасаң да, ялкытмый ул. Әмма соңгы елларда бәрәңге уңышының күзгә күренеп кимүе күпләрне хафага сала.

    Югыйсә, бөтен җәен бакчада үткәрә, чүбен дә утый, төбен дә вакытында өя, колорадо кортының үрчеп китүенә дә юл куймый. Ә уңышы гаиләсенә кыш чыгарга да җитәрлек булмый, сату турында уйлыйсы да юк. Күпме чыгым түгеп, хезмәт куеп үс­тергәннәр иде дә бит. Бәрәңге үстерүе, шәһәр халкы уйлаганча, бер дә җиңел түгел. Хәзер шәх­си трактор хуҗалары бакча сукалаткан өчен 800 сумнан да ким алмый. Ат бе­лән утыртсаң, ат хуҗасына да биш-алты йөзеңне чыгарып саласың, бәрәң­ге төбен өйгәндә дә, алганда да ат өчен түләргә кирәк. Җәйге челләдә бәрәңге чүбе утыйсы да җиңел түгел, бакчаң 25 сутыйдан да артып китсә, бигрәк тә. Өстәвенә, колорадо коңгызы үзәккә үтә, агуын да фәлән бәягә сатып аласың. Әмма авыл кешесе хезмәттән курыкмый, җәй буе бакчасында казына, чыгымнар белән хисаплашып тормый. Ә йодрык кадәр бәрәңге уңышы алучылар сату бәясе түбән булуына борчыла. Олы Кайбычта бә­рәңге утыртмаган берничә кешене беләм: гаи­ләбез ишле түгел, кыш чыгарга биш-алты капчык бәрәңге безгә муеннан җитә, сатып кына алабыз, диләр. Әмма авыл җирлегендә андыйлар бармак белән генә санарлык. Туендыручыбыз - җирнең кадерен белүчеләр аның исраф булып ятуына юл куймый. Өлкән буын кешеләренең аңа карашы бөтенләй үзгә: сугыш елларында ачлыктан коткарган бит ул аларны. Че­реген дә җыеп ашаганнар. Хезмәтеннән курыкмый, ялкауланып ятмый, бәрәңгенең уңышы кими баруына хафалана авыл кешесе. Соңгы еллардагы корылык та уңдырышлылыкны киметә. Өстә­ве­нә, "коры черек" авыруы уңышка зыян сала. Шуңа да белгечләр "икенче ик­мәк" үстерүнең яңа алымнарын , корылыкка чыдам сортларын тәкъдим итә. Әле шушы көннәрдә генә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстандагы филиалы белгечләре, Кайбычка килеп, авыл халкы, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорларына шул хак­та сөйләде, бәрәңге уңы­шының кимүе сәбәплә­ренә тукталды.

    Үзәкнең Буа шәһәрендәге районара бүлекчәсе начальнигы Рәфыйк Ибәтуллин әйтүенчә, бар хик­мәт - орлыкта.

    - Утыртканда бәрәңгенең тавык йомыркасы зурлыгындагысын сайлап алырга кирәк. Бер сутый җиргә 2-3 чиләк чәчүлек орлык җитә, - диде ул. - Орлык вак булса, сабагы аз тишелә, шуңа уңышы да булмый. Эре бәрәңге утыртсаң, сабагы тамырына караганда тизрәк үсә. Бераз вакыттан соң бәрәңгедә тукландыручы матдәләр бетә, тамыр системасы үсеш алганчы, сабакларының үсеше дә акрыная. Шуңа да, утыртырга 2-3 көн кала, эрелә­рен икегә ярырга кирәк. Авыл кешесе орлыклык бәрәңгене утыртырга бер ай кала ук базыннан чыгарып куя һәм... ялгыша. Белгечләр аны бик иртә чыгармаска ки­ңәш итә, 12-18 градуста берничә атна чыныктыру җитә. Бәрәңгене кояшта тотуның да файдасы зур. Үрдереп утырту бәрәңгегә ике атнага иртәрәк өлгерергә мөмкинлек бирә.

    Бәрәңге органик ашламага бай, дымлы һәм ачы булмаган туфрак ярата. Туфракның әчелеген киметү өчен аңа көздән известь яисә көл кертеп калдырырга кирәк. Ул яңа тирес, салкыннарны, тыгыз утыртуны яратмый. Тыгыз булса, бәрәңгегә яктылык җитми, шуңа фитофтора авыруы килеп чыгарга мөмкин икән. Бәрәңге туфрак 12-15 градуска ка­дәр җылынгач кына үсә башлый. Ул корыга чыдам үсемлек, шу­ңа да тишел­гәннән соң аңа су сибәргә кирәкми. Чәчәккә бөрелән­гәч кенә рәт араларына су сибәргә мөмкин. Бәрәңге орлыгын дүрт елга бер тапкыр алыштыру уңышның артуына китерә.

    - Бәрәңге бакчасыннан уңыш алу кимүенең сә­бәп­ләре төрле булырга мөмкин. Озак еллар дә­вамында аны гел бер участокта гына утырту, орлык алыштырмау да моңа сәбәпче. Шуңа бә­рәңгене башка участокка утыртып, элеккесен ял иттерү зарур. Көзен уңы­шын җыеп алгач, арыш, борчак, горчица чәчүнең дә файдасы зур булачак. Алар туфракны төрле инфекция, чүп үләннәрен­нән саклый, - дип сүзен тәмамлады үзәк хезмәткә­ре Галина Полях.

    Бәрәңге бакчасын ял иттерәм дип, бакчаны буш калдыручылар бармы икән ул? Белгеч­ләр бә­рәң­гене җир өлгереп бет­кәч кенә утыртырга киңәш итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: