Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта “Булгария” корбаннарын искә алдылар

    Кама Тамагы районындагы Сөйки авылы янында 2011 елның 10 июлендә булган "Булгария" теплоходы һәлакәтендә 122 кешенең гомере фаҗигале төстә өзелде. Алар арасында безнең райондашлар да бар.

    Бу теплоходта Иске Тәрбит авылыннан каләмдәшебез Наталия Башурина, Альбина Иванова, Мәлкидән Сергей Рябчиков һәм аның тормыш иптәше Ирина һәлак булды. Әле шушы көннәрдә генә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова һәм социаль яклау бүлеге консультанты Ләйсән Фәррахова аларның туган авылларында әти-әниләре, якыннары белән очрашты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән күчтәнәчләр тапшырдылар, олы кайгыларын уртаклаштылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: