Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта да Президент кандидатурасына Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итәләр

    12 майда җәмәгатьчелек оешмалары Президент сайлауларында катнашу өчен кандидатлар тәкъдим итә башлауга старт бирде.

    Шушы вакыт эчендә инде берничәсе Татарстан Президенты вазифасына хәзерге Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасына өстенлек бирүләрен белдерде. Алар республикабыз үсеше һәм Татарстанның лидерлар сафында булуында

    Р.Н.Миңнехановның өлеше гаять зур булуын билгеләп үтте. Кандидатларны тәкъдим итү 13 майдан 5 июньгә кадәр дәвам итә. Алар "Бердәм Россия" партиясе белән хезмәттәшлек итүгә килешүе булган җәмәгатьчелек оешмалары тарафыннан күрсәтелә. Праймериз үткәргәндә үтә күренмәлелекне тәэмин итү өчен сайт оештырылды. www.праймериз-рт.рф сайты аша сез барлык яңалыклар белән дә таныша аласыз.

    «Татарстан - безнең төп нигезебез. Казан - Бөтендөнья татарларының башкаласы. Татарстан Президенты барыбызның да уртак Президенты кебек ул». 15-16 май көннәрендә Казанда lll Бөтендөнья татар хатын-кызларының форумында катнашучылар авызыннан еш ишетергә туры килде бу сүзләрне. Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты һәм аның каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелгән әлеге зур форумда, "Ак калфак"ның Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе буларак, миңа да катнашу бәхете елмайды. Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән генә түгел, ә Кытай, Төркия, Кыргызстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Бельгия, Литва, Украина, Белоруссия, Австрия, Болгария, Канада, Финляндия кебек бик күп чит илләрдән килгән 600ләп хатын-кыз катнашында узды ул. Ике көн дәвамында нинди генә чараларда катнашмадык без: бөек Тукаебыз эзләре буйлап Арчага да бардык, форумның Кайбычтагы тагын бер делегаты - аш-су остасы Флера Шәмсетдинова пешергән чәк-чәкне Тукай-Кырлай музей-комплексы хезмәткәрләренә тапшырдык, Татарстан Фәннәр Академиясендә милләттәшләребезнең чыгышларын тыңладык. Төрле җирләрдә яшәсәләр дә фикерләрендә уртаклык бар: безнең күзләр Казанга төбәлгән.

    - Мин узган ел да шушы форумда катнашкан идем. Казанны сагынып киләм. Гел яңарып каршы ала ул мине, - диде Казахстанның Атырау шәһәреннән килгән балерина Гөлсинә Байкенова. - Әнием олыгайган көннәрендә Әлмәт районына кайтып урнашты. Ә үзем Казахстанда туып үстем. Әнием мондагы рәхәт тормышына шатланып туя алмый. Татарстан үзенең Президенты белән чынлап та горурлана ала, чөнки ул халык мәнфәгатьләрен кайгырта.

    Форумның пленар өлешендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче хатын-кызларыбызны Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов исеменнән кайнар сәламләде. Зал гөрәлтеп кул чапты, чөнки алар Татарстанның бөтен Россия буенча лидер булуын аның исеме белән бәйли.

    Шуңа да әлеге форум делегатлары Татарстанда сентябрьдә узачак Президент сайлауларында аның кандидатурасын тәкъдим итү һәм бу хакта республикабыз сайлаучыларына махсус мөрәҗәгать кабул итәргә кирәк дигән фикергә килделәр. Бу мөрәҗәгатьтә: «Татарстан уңышларының нигезендә тырыш халкының хезмәте, республика җитәкчелеге, аның лидеры Рөстәм Миңнехановның зирәк сәясәте ята», - диелә. Бөтендөньядан җыелган асыл затларыбыз Рөстәм Миңнеханов исемен яклап бертавыштан кул күтәрде.

    Башка җәмәгатьчелек оешмалары да Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын яклый.

    - Мин 15 майда Казанда Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан - Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең киңәйтелгән утырышында катнаштым. Анда Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов партия эчендә алдан тавыш бирү - праймеризда катнашу өчен тәкъдим ителде. Чыгыш ясаучылар Татарстанның чәчәк атуының нәкъ менә аның исеме белән бәйле булуын билгеләп үттеләр. Моның шулай икәнлеген Кайбыч халкы үз мисалында күрә. Районыбыз соңгы елларда танымаслык булып үзгәрде бит, - диде иҗтимагый хәрәкәтнең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Александр Акрымов.

    Әнә шулай итеп, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре Рөстәм Миңнехановка ышаныч белдерә, аның республика үсеше өчен юнәлдерелгән Стратегиясен яклый. Татарстан илебездә югары вазифаи зат вазифасына кандидат тәкъдим итү өчен партия эчендә алдан тавыш бирүне җәмәгатьчелек оешмалары оештырган беренче төбәк булды.

    Кайбычта Президент сайлауларының праймериздан башлануын беләләр

    Татарстанда Президент сайлаулары беренче тапкыр праймериздан башлана. «Бердәм Россия» партиясенең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина әйтеп узганча, безнең илдә бары тик «Бердәм Россия» партиясе генә праймериз үткәрә.

    - «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәт активистлары «Бердәм Россия» партиясенә Президентлыкка праймериз үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте һәм ул хупланды. Праймериз уздыру партиянең иң мөһим проектларының берсе, - диде ул. - Бу сайлауларның гадел, ачык узуы өчен кирәк. Әлеге сүз алдан сайлау дигәнне аңлата. Ягъни, кандидатлар башта халык алдында чыгыш ясый, үзләренең сайлау алды эшчәнлеге, киләчәккә планары белән таныштыра. Аларны тыңлаганнан соң, алдан сайлаучылар (выборщиклар) иң яхшыларын гына яшерен тавыш бирү юлы белән сайлый. Ягъни, кандидатлар җиде иләктән иләнә. Праймериз халык алдында аеруча популярлык казанган кешене билгеләргә мөмкинлек бирә. Кагыйдә буларак, праймеризда җиңүче төп сайлауларда катнаша.

    Бу сүз безнең өчен бераз ятырак булса да, праймериз АКШта аеруча еш кулланыла икән, ул анда 1842 елда ук үткәрелә башлаган. Башка илләрдә алай ук түгел. Америкада праймериз барлыкка килгәнчегә кадәр партиянең гади әгъзалары сайлауларда үз кандидатураларын күрсәтә алмаган, анда гел югарыдагылар гына катнашкан. Россиядә «Бердәм Россия» партиясе 2007 елда партия эчендә праймериз үткәрә. Республикада праймериз инде өченче тапкыр уздырыла, соңгысы узган ел Дәүләт Советы депутатларын сайлау алдыннан үтте. Кайбычлылар Буада узган праймеризда катнашкан иде. Димәк, безнең праймеризда катнашу тәҗрибәбез бар инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: