Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта дини яшьләр арасында спорт ярышлары узды, анда Дамир хәзрәт Гыйниятуллин белән Николай атакай да футбол уйнады

    "Салават күпере" спорт комплексында үзен­чәлек­ле дә, мавыктыргыч та бер чара - районыбызның дини яшьләре арасында ярышлар узды.

    Аны Кайбыч мөхтәсибәте имамы Дамир хәзрәт Гыйниятуллин белән районның благочинные, протоиерей Николай Ермолаев бергә килешеп оештырды. Әлбәттә инде, командаларга мөселман һәм христиан динен тотучы яшьләр җыелган иде. Уен башланганчы, команда исемнәре дә ачыкланды: "Дружба" һәм "Дуслык". Ә башкача булыр­га мөмкин дә түгел! Беренче ярыш - мини-футбол булды. Югыйсә, бу кичтә телевизорда да кызык матч бара иде: Уфада "Ак барс" "Салават Юлаев" командасы белән очраша. Әмма безнең спортзалдагы уен кызганнан-кыза барды һәм аны һәркем күрергә тиеш иде! Капкачылар - Николай атакай белән Дамир хәзрәт бер тупны да күз уңыннан уздырмаска тырыша, уенчылар торган саен елгыррак уйный, туп бер яктан икенче якка күчеп кенә тора. Һәм менә беренче гол! "Дружба" командасының оста уенчысы Хуҗа Хәсән егете Иван Долматов "Дуслык" капкасына туп кертеп исәпне ачты. Икенче тайм хәзрәт командасының атакасы белән башланып китте. Озак та үтми, туп "Дружба" командасы капкасына керде. Төгәл паслар, залның һәр сантиметрында туп өчен көрәш... Тамашачылар өчен яхшы аңлашыла иде: "Дружба" командасының осталыгы һәм "Дуслык"­ның үҗәтлеге ярышка чык­ты бу кичтә. 1:2. Җавап итеп "Дуслык" командасы яңа көч белән көндәшләре капкасына ташланды. Ике Рушан - Сайранов һәм Хәялиев "Дружба" сакчыларын алдап, исәпне 2:2 гә тигезлиләр. Менә бу ярыш ичмасам! Ә иң мөһиме - бу ярышта ник бер сүгенү сүзе, ачулану, бәхәс ишетелсен! Уен "Дружба" командасының җиңүе белән тәмамланды.
    Командаларга призларны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев тапшырды һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде: "Кайбыч халкы гомер-гомергә нинди диндә, милләттә булуына карамастан, бербөтен булып яшәде. Бүгенге ярышта да шулай, бер-беребез белән бары тик очрашу шатлыгын гына бүлешәбез. Ә өйгә кайткач, һич ялганламыйча дуслык җиңде дия аласыз", - диде ул. Аннан соң яшь спортчылар, бергәләп чәй эчкәндә, киләчәктә мондый ярышларны тагын нинди формада уздырып булачагы турында фикер дә алышты әле.
    Соңрак, бу спортчылар бассейнда йөзү буенча көч сынашты. Безнең районда хәзер төп валюта - ул бассейнга абонемент. Шуңа күрә һәркем җиңәргә тырышты. Беренче булып - Игорь Канашов, икенче - Михаил Апачев, өченче - Рушан Хәялиев килде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: